Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа уку елында эшчәнлеген башлап җибәрергә, категория буенча бәяләнергә 2087 мәктәп һәм гимназия (аларның 11е - хосусый мәктәп, 525е - шәһәрнеке,1549ы - авыл җирендә) дәгъва кылса, аларның 626сы, ягъни 30 проценты беренчел бәяләү узды, ләкин Татарстан өчен бу сан канәгатьләнерлек түгел, чөнки ил буенча уртачадан калыша. Шушы 626ның 40 проценты I категориягә туры килә, ягъни санитар-эпидемиологик нормативлар ягыннан барлык таләпләр дә үтәлә һәм лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре яхшы, 50 проценты - II категория, 6 процент мәктәп – III категорияле, ягъни санитар-эпидемиологик нормативларга җавап бирми, лаборатор тикшеренүләр барышында хилафлыклары даими теркәлә килә.
Татарстан гомумбелем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге буенча бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә уздырылган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында мәктәп балалары өчен көнкүреш һәм гигиеник шартлар үтәлеше ягыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Наилә Фәтхуллина шундый ачыклык кертте.
Республикадагы мәктәпләрнең 601ендә медицина кабинетлары бар, бу исә мәктәпләрнең 28 проценты гына. Санитар таләпләргә 196 мәктәп бөтенләй дә туры килми, монысы, нигездә, тиешле бүлмәләр, медицина җиһазлары һәм мебеле юклыктан шулай. Авыл мәктәпләре, кагыйдә буларак, район территорияләрендәге фельдшерлык пунктлары белән килешү нигезендә эшли. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә медицина кабитетларын лицензияләү буенча эш көчәйтелергә тиеш. Быел 1 сентябрьдан санитар кагыйдәләрнең яңалары үз көченә керәчәк, медицина бүлмәләренә һәм азык-төлек блокларына таләпләр артачак. Без исә әлегә элек кабул ителгәненә туры китерергә омтылып эшлибез, дип белдерде Н.Фәтхуллина.
Бүген мәктәпләрне технологик җиһазлар, укучылар яше буенча мәктәп мебеле белән баету эшләре бара. Алынырга тиешле шундый 412 уку йортының 138ендә мәктәп мебеле сатып алынган, азык-төлек блоклары өчен җиһазлар – 196сыда. “Гомумән, мәгариф учреждениесенең һәрбер җитәкчесе, мәктәпләрне комиссия кабул иткән вакытта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү максатында, үзе өчен кыска һәм озак вакытка каралган программа эшләргә тиеш”, - дип басым ясап әйтте Роспотребнадзор вәкиле.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru