Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тыңлап аңлау, аудирование төшенчәсе чит телләрне өйрәнүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Методик әдәбиятта “аудирование” дип йөртелгән бу процессны аңлату чагыштырмача күптән түгел генә формалашты.
“Аудировать” терминын (латинча “avdire” –дан) инглиз галиме Д. Браун керткән. Аңа кадәр психологик һәм методик әдәбиятта “тыңлау” , “тыңлау һәм аңлау”, “телдән әйткәннәрне аңлау” һәм башка терминнар кулланып киленгән. Димәк, аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетеп (тыңлап) аңлау дигән сүз.
Тыңлау – сөйләмне гади акустик яктан кабул итү генә булса, тыңлап аңлау рецептив сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак карала һәм сөйләмне бер үк вакытта кабул итүне дә һәм аңлатуны да белдерә. Сөйләмне кабул итү төрле дәрәҗәдәге тел берәмлекләренә (фонема, морфема, сүз, җөмлә) анализ һәм синтез ясаудан гыйбарәт. Шул процесста аваз сигналлары кабул ителә һәм алар мәгънә белдерүче буларак “язылалар”, ягъни мәгънәне аңлау, әңгәмәдәшкә билгеле бер фикергә килү мөмкинлеге ачыла. Тыңлап аңлау – аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик калыпларны ишетеп танып белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар.
Тыңлап аңлау укыту-тәрбия процессында телгә өйрәнүнең бер чарасы буларак катнаша һәм төп коммуникатив рольдән тыш та күп төрле, икенчел, педагогик вазыйфаларга ия булып тора. Ул укучыларның сөйләм эшчәнлегенә стимул була, телгә өйрәтү процессы белән идарә итүне тәэмин итә. Укучыларны яңа тел, сөйләм һәм татар халкының милли-тарихи вакыйгалары, күренешләре белән таныштырырга, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру чарасы буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетмәгән [20.44]. Күпчелек укытучылар татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы. Чит телгә укытуның беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм өйрәтергә кирәк.
Психологлар хаклы рәвештә аудированиене катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр. Укучыларның өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуын арттыру өчен, татар теле укытучыларыннан үткән материалны, өйрәнелә торган яңа теманы активлаштыру, белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә иркен куллану дәрәҗәсенә җиткерү өчен күп көч һәм энергия, зур педагогик осталык таләп ителә.
Безнең әлеге диплом эшебезнең темасы – “Рус телле укучыларны аңлауга өйрәтү (I-IV сыйныфлар)”, “Аудирование” дип аталган бу процесс чагыштырмача күптән түгел формалашып, чит телләрне өйрәнүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән яшь өлкә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 100.2 KB |