Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаучыларның кичә “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында чыгарылыш кичәсе булды. Җырлы-биюле, шаян-төртмә телле чыгышлардан үзләре әзерләгән ямьле кичәгә соңгы 5 ел эчендә белем дөньясында инә белән кое казырга ярдәм иткән - югары белем биргән олпат галимнәр, укытучылар, ата-аналар килде.
Кичәге студентлар университет елларының иң күңелле һәм истәлекле сәхифәләрен барлап, уку, иҗат, спорт көндәлекләренә видеоязма аша күз салып, студент Сабан туйларында (факультетта шундый традиция дә бар) күңел ачуларын искә төшереп уздылар, үзләренә, укытучыларына пародияләр күрсәтеп көлдерделәр. Студентлар буыны чылбыры өзелмәс-нык булуына ишарәләп, I курс студентлары да сәхнәдән гитарага җырлап, дусларын сәламләп, ак бәхетләр теләп төште.
Чыгарылыш ел да уздырыла торган традицион чара булса да, ул галимнәр, укытучылар йөзенә сагыш сала; бертугандай булып якынайган, яраткан студентларыбыздан аерылу - ямансу, диде чыгышында факультет деканы вазифаларын башкаручы филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова. “Шунысы юата - белгеч булып җитешкән студентларыбызны яңа юлга, яңа үрләр яуларга озатабыз. Сәфәрегез уңышлы, юлларыгыз сикәлтәсез булсын!” – дип теләде факультет җитәкчесе. Быел безнең факультетта белгечлек алып чыккан 144 егет һәм кызның 26сы “кызыл диплом” алачак – бу исә студентлар һәм укытучыларның уртак уңышы, горурлыгы, диде Әлфия Шәүкәт кызы.
Диплом дигәннән, кичәдә, ни үкенеч, шушы көтелгән төп документны тапшыру тантанасы булмады, чөнки аларны Мәскәүдән әле бастырып җибәрмәгәннәр булып чыкты. Укытучылар, үзләре үк борчылып, имтихан-сынауларны уңышлы уздыгыз, барыбер алырсыз, кәефегезне төшермәгез, дип, яшьләрне юатырга, сез бит хәзер безнең коллегаларыбыз, дип канат куярга тырышты. Шәкертләренең фәнни, мәдәни, спорт өлкәләрендә, факультетның иҗтимагый тормышында актив катнашып, арада аерылып торганнарга мөхтәрәм укытучылар факультет исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Факультетның олуг галимнәреннән филология фәннәре докторлары, профессорлар Хатыйп әфәнде Миңнегулов, Фәһимә ханым Хисамова (алар - 2009 һәм 2010 елларда “Ел студенты” конкурсында укытучылар арасындагы номинациядә җиңгән галимнәр) кичәге студентларына киләчәктә дә университетның, татфакның йөз аклыгы булып калуларын, Әлфия Йосыпова татар халкына хезмәт итүләрен, бердәм булуларын теләде. Казан федераль университетының халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин, иҗади тормышта тырышлык күрсәткән моңлы җырчыларга дип, әлеге хор, “Былбыл” һәм “Хәят” вокаль ансамбльләре, “Сер” вокаль дуэты чыгышлары яздырылган дискларны истәлеккә бүләк итте.
Татар теле һәм әдәбиятын, шуның өстенә алман һәм инглиз телләрен Казан федераль университетында үзләштереп, филолог, тәрҗемәче һәм укытучы белгечлекләренә ия булган егетләр һәм кызлар исә остазларына рәхмәт белдерде. Сезне онытырлык түгел: башка еллардагылардан аермалы буларак, быелгы чыгарылыш дипломсыз буларак тарихка-хәтергә кереп калачак, дип елмайтты Хатыйп ага Миңнегулов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru