Татар мәгарифе порталы
15 июньдә Казанда Алисә Галләмова кубогына яшь шахматчылар турниры башланып китте. 15 нче юбилей турниры Бутлеров урамында урнашкан Р.Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбендә уза. Уен башланыр алдыннан Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов спортчыларны сәламләп, танылган шахматчы Алисә Галләмовага рәхмәтен җиткерде.
"Ул Татарстанның гына түгел, бөтен дөнья шахмат җәмәгатьчелеге горурлыгы. Зур ярышларда катнашып, балаларны да онытмый. Мондый башкомандующий булганда, яшьләр йөзгә кызыллык китермәс дип уйлыйм", - дип ассызыклады министр.
Халыкара гроссмейстер, Россиянең күп тапкыр чемпионкасы, ике тапкыр дөнья вице-чемпионкасы дәрәҗәсенә ирешкән спортчы, Ханты-Мансыйдагы шахмат олимпиадасында җиңүче, "Ел спортчысы -2010" титулына ия Алисә Галләмова, үз чиратында, әлеге турнирның 10 ел дәвамында Актанышта, аннан 5 ел Казанда үткәрелүен ассызыклап узды.
Мәркәзебездәге шахмат ярышында Россиянең төрле төбәкләреннән 159 малай һәм кыз катнаша. Алар төрле спорт мәктәрләреннән килгән. Гомуми приз фонды 162 мең сумны тәшкил итә. Җиңүчеләр 21 июнь көнне - Алисә Галләмова исемендәге турнир ябылу тантанасында тәбрикләнәчәк.
Шахмат сөючеләр бу көннәрдә "Казан Кремле" музей-ядкарендәге "Ат белән йөреш" күргәзмәсенә дә юл тота ала. Ул быел 45 тапкыр үткәрелә торган халыкара шахмат көненә багышланган. 15 июньдә ачылган күргәзмәгә Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев фондындагы керамика, сөяк, металлдан ясалган уникаль экспонатлар чыгарылачак.
Чыганак: http://www.intertat.ru
Фикерләр
Кунак
17 Июнь, 2011 - 14:49
Permalink
Очень приятно, что молодёж
Очень приятно, что молодёж приобщают к спорту.
Раил Гатауллин
17 Июнь, 2011 - 19:13
Permalink
Килешәм!
Килешәм!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин