Татар мәгарифе порталы
Балтач районының Сосна Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чын күңелдән» дигән хәйрия акциясе оештырылды. Чарада 75 бала һәм аларның ата-аналары катнашты. «Наз» балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре бик тә кызыклы программа әзерләгән иде. Коляскада йөрүче һәм аз хәрәкәт итүче балалар өчен махсус уеннар үткәрелде. Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чарада берәү дә читтә калмаган, һәркемгә кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Балалар уйнаган арада социаль ярдәм бүлеге психологы ата-аналар өчен махсус дәресләр үткәрде. Биредә өйдә генә торучы инвалид балаларның ата-аналарын эшкә урнаштыру, балаларны республика үзәкләрендә тернәкләндерү, өйдә тәрбияләү серләре турында сөйләделәр. Ата-аналарны борчыган сорауларга исә Балтач районы хастаханәсенең баш педиатры җавап бирде.
Бәйрәм кунаклары акцияне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Балтач районының инвалидлар җәмгыяте рәисе Ева Александрова чараны оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм инвалид балалар тарафыннан ясалган аккошлар тапшырды. Бәйрәм «Йолдызлык» фестивалендә катнашкан балаларның концерты белән тәмамланды, дип хәбәр итә Интертатка Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Чыганак: http://intertat.ru