Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.
Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия.Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса,хәзер инде хәл бөтенләй башкача.Мин татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм. Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары барысы да компьютер курслары үттеләр. Тел дәресләрендә, класстан тыш чараларда бигрәк тә Данилова З.С., Айдашева К.А. компьютер технологиясеннән оста файдаланалар.
Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.
Хәзерге көндә электрон белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак булып тора.Республикабыз мәктәпләренә төрле предметлардан компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары кайтартылды. Татар теле дәресләрендә куллану өчен “Минем беренче сүзлегем” һәм “Татар теле-2002”, “Татар телле Заман”, “Татар теле-5-11” (2009) һ.б дип аталган компакт-дисклар чыкты. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Шуңа күрә укучылар укытучылар белән бергәләп компьютер программаларын файдаланып дәрес һәм класстан тыш чаралар өчен төрле иҗади эшләр үтиләр, программалар төзиләр. Иҗади эшләрнең тематикасы дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлана.
Мәсәлән, 2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителү уңаеннан 7 нче класста рәссам Харис Якупов ның иҗатын өйрәнгәндә укучыларга “Татар премиясе лауреатлары” дигән темага проект эшләргә тәкъдим ителде. Проект эше барышында алар интернеттан, китапханәләрдән бик күп материаллар тупладылар, бик кызыклы материаллар белән таныштылар. Әзер проект эшләре гимназиябез китапханәсенә тапшырылды. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен алар әзер электрон чыганак булып тора.
Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен эшләнгән күп төрле презентацион программаларыбыз байтак. Россия, республика, шәһәр күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларыбыз татар телендә презентацияләр белән катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.
Дөньяның данлыклы “ABBYY” компаниясе яңа Lingvo электрон сүзлеген чыгарды. Инглиз, испан, алман, итальян, кытай, төрек һ.б. телләр белән беррәттән татарчасы да бар– Монда 12 телдәге 154 сүзлек кергән. Нигездә, урысча-инглизчә, французча-урысча һ.б. аңлатма, профессиональ, төзелеш, медицина, информатика өлкәләренә кагылышлы сүзлекләр кулланылган. Яңа электрон сүзлек нинди мөмкинлекләр бирә соң? Иң мөһиме – бу кул астында зур китапханә дигән сүз. Татар сүзенең рус теленә коры тәрҗемәсе генә бирелми монда. Нинди формада булуына карамастан, башка телләрдә аның тәрҗемәсен карарга мөмкин.
“Мәрҗәни” фонды ярдәме белән шулай ук Мәскәүдә балалар өчен татар халык әкиятләреннән торган аудиоҗыентык чыкты. Мең данәле ике дискка “Башмаклар”, “Әтәч белән төлке”, “Әхмәт”, “Гөлчәчәк” һ.б. әкиятләр һәм билгеле татар композицияләре тупланган. Диск рус телендә. Җыентыкның үзенчәлеге шунда: әкиятләрне милләте буенча татар булган танылган актерлар укый. Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан республикабыз күләмендә бик бай элктрон чыганаклар әзерләнә, тиздән бу материаллар мәктәпләргә дә килеп җитәр дип уйлыйбыз.
Belem.ru - татар телендә белем бирүче укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла. Сайтның Яңалыклар, Китапханә (http://miras.belem.ru), Ресурслар, Каталог һәм башка күп кенә рубрикалары бар. Интернет-белем бирү үзәгендә актуаль темаларга белгечләр фикере, әңгәмәләр; фән дөньясыннан соңгы яңалыклар; мәгариф проблемаларын яктырткан дөньякүләм матбугатка күзәтү, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен олимпиадалар, конференцияләр, курслар турында мәгълүмат, Россия һәм Татарстандагы норматив документларны да табарга мөмкин. Китапханә өлешендә классик әсәрләрнең оригиналы, кыскача эчтәлекләре, әдәбият-тел темасына мәкаләләр, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты электрон һәм хәтта аудио вариантта тәкъдим ителә.
Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибә тупладык. Димәк, рус телендә сөйләшүче баларга татар теле өйрәтүне профессиональ югарылыкка күтәрү өчен шартлар тудырыла башлады дип әйтергә була.
Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануньң өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.