Татар мәгарифе порталы
Сез монда
17 апрель көнне сәгать 11 сәгатьтә КФУның II бинасындагы 1113 бүлмәдә татар филологиясе һәм тарихы факультетының Ачык ишекләр көне узачак, бу турыда Татар филологиясе һәм тарихы факультетының рәсми сайты хәбәр итә.
Татар халкының милли культурасын, телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүгә, үстерүгә Казан (Идел буе) федераль университеты керткән өлеш аз түгел. Фәнни мәктәпләре белән дан тоткан университетта бу юнәлештә эш XIX гасыр башында зур үсеш ала. Танылган галимнәр А.М. Казембек, Ф.Эрдман, И. Березин, И.Хәлфин, Ш. Мәрҗани, К.Насыйрилар татар телен, татар тарихын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтәләр.
1944 нче елда татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылганнан соң, әлеге өлкәдә эшчәнлек эзлекле, максатчан юнәлеш ала. Заман сулышына, рухи-мәдәни кыйммәтләр үзгәрешенә, милли яңарыш хәрәкәтенә җавап йөзеннән 1989 нчы елда татар филологиясе һәм тарихы факультеты оеша. Факультет, татар милләтенең киләчәге турында кайгыртып, милли кадрлар әзерләүдә зур көч куеп яши. Татар телен, әдәбиятын, татар халкы тарихын өйрәнү өчен, факультетта барлык шартлар да тудырылган. Бездә заман сулышын тоеп эш итүгә, милләтебезгә хезмәт итәрдәй яшь, талантлы, фәнни һәм гамәли әзерлекле белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта факультетта 50 дән артык югары квалификацияле һәм теоретик әзерлекле укытучы, фән галимнәре эшли.
Татар филологиясе һәм тарихы факультеты - татар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте, мәдәниятара багланышлар һәм татар халкының милли мирасы өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы төп фәнни-укыту үзәкләренең берсе.
Факультетның берничә дистә еллык эшләү дәверендә аны меңләгән белгеч тәмамлап чыгып, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында һәм аннан читтә мәгариф, фән, мәдәният һәм сәнгать, журналистика һәм башка өлкәләрдә уңышлы эшләп киләләр. Факультетта белем алып чыккан күп кенә кешеләр, республикабызның ике дәүләт телендә камил дәрәҗәдә сөйләшә алган белгечләр буларак, дәүләт идарәсе органнарында да хезмәт итә.
Татар филологиясе һәм тарихы факультетында “Филология” юнәлешендә “Ватан филологиясе (татар теле һәм әдәбияты)”, “Филология фәннәрен укыту (татар теле һәм әдәбияты)”, “Гамәли филология (татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле; татар теле һәм әдәбияты, татар халкы турындагы фән)” бакалаврлары һәм магистрлары әзерләнә.
Татар филологиясе һәм тарихы факультетын сайлаучыларны гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч тормыш көтә. Факультет студентлары дәрестән тыш вакытларын файдалы үткәрәләр. Казан дәүләт классик университетының башка югары мәктәпләрдән сыйфади аермасы булып студентларны беренче курстан ук фәнни эшкә тарту, аларда фәнни фикерләү күнекмәләре калыплаштыру тора. Факультетта дистә еллар элек оешып, уңышлы эшләп килгән “Фәнни түгәрәк” традицияләре дәвам ителә. Студентлар фәндә актуаль булган мәсьәләләргә багышланган конференцияләрдә катнашалар, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Факультетта Татар халык хоры эшли. Югары уку йортларында укучы татар яшьләре арасында билгеле “Тәрәзә”студентлар газетасы даими чыгып килә. Бу газетада студентлар иҗаты, яшьләр тормышына багышланган язмалар чагылыш таба. "Әллүки" иҗат берләшмәсе хәзерге әдәбиятыбызда яңа дулкын тәшкил итүче язучылар һәм шагыйрьләр тәрбияләп чыгара.
Һәр елны яз көне факультет көне – сабантуй, студентлар язы, беренче курсларны студентлыкка багышлау кичәләре үткәрелә.
Студентлар университетның спорт тормышында актив катнашалар. Төрле спорт ярышларында алдынгы урыннар яулыйлар.
Факультетның бөтен уңайлыклары булган тулай торагы бар. Ул Гвардия урамы, 32 нче йортта урнашкан.
Керү имтиханнары турында һәм башка кирәкле мәгълүмат университетның рәсми сайтында һәм факультетның рәсми сайтында урнашытырылган.