Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Башкортстанда укытучыларның һәр елда оештырыла торган республикакүләм бәйгеләре җиңүчеләрен котлаулар башлана. “Башкортстан татарлары” берлеге шушы бәйгеләрдә җиңүчеләрне аерым кабул итеп ихлас тәбрикләде, рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Әлеге матур чарага республика укытучылары бәйгесенең ярымфиналына үткән 26 татар теле һәм әдәбияты укытучысы чакырылды. Шуларның бишесе әле шушы киеренке бәйгенең финал өлешенә дә үткән иде. Үз һөнәрләрендә зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәрне котларга “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов килде. Шулай ук бу бәйгеләрдә жюри әгъзалары булган Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөгаллимнәре Лилия Сәгыйдуллина белән Рамил Миңнеәхмәтов та катнашты.
Ихлас шартларда узган очрашуны “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов ачты һәм республикадагы барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да туган телебезне, мәдәниятебезне, милли йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклауда гаять зур өлеш кертүен билгеләп, аларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. Аннан соң Рамил әфәнде чарада катнашкан барлык укытучыларга да “Башкорстан татарлары” берлеге исеменнән әзерләнгән Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә республика бәйгесенең финалына чыккан биш мөгаллим исә акчалата бүләкләргә дә ия булды.
Кичәдә Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов та чыгыш ясады. Башкортстан шартларында ана телебезне саклап калуның зур әһәмияткә ия булуын әйтеп, бу өлкәдәге кайбер проблемаларга игътибарны юнәлтте ул һәм хәл ителәсе бурычларга тукталды.
Аннан соң очрашуда сүз барлык укытучыларга да бирелде. Бу юлы ярымфиналга һәм финалга үткән укытучыларның күпчелеге Чакмагыш, Бүздәк, Кушнаренко, Борай, Туймазы, Краснокама, Миякә, Гафури, Дүртөйле районнарыннан килгән. Кичәдә чыгыш ясаган укытучылар үз төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту торышы белән таныштырды һәм үзләренең алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Соңыннан сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте, җырга маһир укытучылар моңлы җырлар башкарды, шигырь язучылар үз әсәрләрен укып ишеттерде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru