Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яз җитүгә җылы яклардан безнең "канатлы дусларыбыз" - кошлар әйләнеп кайталар. Дусларыбыз дип атаганбыз икән, димәк аларны шатланып, якты йөз һәм бүләкләр белән каршы алырга кирәк. Ә туган ягына әйләнеп кайткан кошларга иң яхшы бүләк - үз ояң-нигезең булу.
Бу максаттан "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы Белем.ру порталы белән берлектә "Сайрар кошларны каршылап" дип аталган фотобәйге игълан иткән иде.
Бәйгедә берничә дистә укучы катнашты, алар Белем.ру порталы кысаларында урнашкан Сабантуй форумында теркәлеп үзләренең хезмәтләрен - сыерчык ояларын тәкъдир иттеләр. Кайсыдыр ояны үзе генә ясап чыккан, кемгәдер әтисе яисә абыйсы булышкан, кайберләре гаиләләре белән бакчаларындагы агачларга сыерчык оялары куеп чыккан.
Ә бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә (тулырак мәгълүмат "Сабантуй" газетасында):
I урын – Наил Сәләхов (Арча, Хәсәншәех мәктәбе) белән Александр Мишланов (Лениногорск шәһәре, 5нче урта мәктәп).
II урын – Сәйдәш Җиһангиров (Кирлегәч мәктәбе). Ул гаиләдәге һәр кешегә берәр булсын дип, бакчаларына 5 сыерчык оясы ясап элгән. Сәйдәшкә әтисе, 3 яшьлек энесе Гаяз да, 1 нче класста укучы сеңлесе Гөлнур да булышкан.
III урын – Исламия Мостафина (Азнакай, Урсай мәктәбе). Ул узган уку елында "Кошлар – безнең дусларыбыз" проект эше белән район күләмендә үткәрелгән чарада катнаша. Быел экологик юнәлешле "Сәләтле балалар – планета киләчәге" район семинарына чакырылган. Безнең бәйгедә ул иң өлгере булды.
Җиңүчеләр санаулы гына, әмма бәйгедә катнашкан һәркемнең сыерчык оясы мактауга лаек. Балтач районы Чутай гомуми белем мәктәбе укучысы Диләрә Гайфетдинова бәйгедә 3нче сыйныфта укучы энесе Данил белән катнашкан.
Шул ук Балтач районының Чутай мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары класслары белән"Иң яхшы сыерчык оясы" фотобәйгесендә катнашу өчен: “Һәрберебез сыерчык оясы ясап, 24нче март көнне мәктәп стадионы янындагы агачларга элеп куйдык”,– дип хәбәр иттеләр. Алар безнең “Хәерле юл" автовикторинасында катнаштып җиңү яулаган дусларыбыз да.
Әлеге фотодагы малайлар Азнакай районы Урсай урта мәктәбе укучылары. “Безнең мәктәптә күп еллар “Сыерчык оясы” акциясе уздырыла. Быел да безнең хезмәтне уңай бәяләгәч, сезгә җибәрергә булдык”.
Артур Ямалтдинов белән Денис Годованник Лениногорск шәһәре 2нче мәктәпнең 5нче сыйныфында белем алалар. Алар “4”, “5” билгеләренә укыйлар. Конкурсалрда актив катнашалар. Үзләре ясаган сыерчык оялары белән канатлы дусларын сөендерергә телиләр.
Захар Люллин Лениногорск шәһәренең 2нче урта мәктәбендә белем ала. “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Яз килгәнен сагынып, сыерчыкларга оя ясап куйган.
Байлар Сабасы гимназиясенең 2нче сыйныфында укучы Алмаз Нигъмәтҗанов язгы каникулда дәү әтисе һәм энесе Рөстәм белән сыерчык оясы ясап элгәннәр.
Фотобәйге тәмам, әмма яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел. Табигать белән дустанә яшәгәндә генә матур киләчәккә өметләнеп була. Табигать белән бергә булыйк!