Татар мәгарифе порталы
11 апрель көнне Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге Казан федерал университеты базасында татар филологиясе һәм тарихи институты ачуны таләп итеп пикетка чыга. Казан дәүләт университеты җирлегендә федерал университет оештырганда, җитәкчелек татар филологиясе һәм тарихы институты булачак, дип белдергән иде. Әмма университет җитәкчелеге филология һәм сәнгать институты булдырып, аның эчендә татфакны кафедра итеп кенә калдырырга җыена. Татар зыялыларының чишмәсе булган татфакны юкка чыгаруга җәмәгатьчелек риза түгел.
Алар Казан федераль (Идел буе) университеты һәм татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетларын берләштереп, татар филологиясе һәм тарихы институтын ачуны таләп итә.
Университетның элекке ректоры Мәгъзүм Сәләхов 2009 елда: “Һичшиксез, университетта татар филологиясе һәм тарихы институты булдырылачак. Ул хәзерге татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бинасында урнашачак. Бинаның диварына без зур хәрефләр белән татар институты дип язып та куячакбыз”, дигән иде.
Әмма Сәләхов үзе дә ректоры булып калмады, сүзләре дә җилгә очты. Аның урынына Алабуга башлыгы Илшат Гафуров билгеләнде. Милли җәмәгатьчелек аның гуманитар өлкәгә, милли юнәлешкә игътибар бирмәвеннән зарлана.
Пикет 11 апрельдә, сәгать 11дә, Ленин һәйкәле янында уза. Урам җыенына татфакта белем алган зыялылар чакырылган.
Чыганак: http://www.tatartime.com
Фикерләр
Кунак
16 Апрель, 2011 - 22:57
Permalink
Сезнең фикер белән килешми
Сезнең фикер белән килешми мөмкин түгел. Татарстанда иң мәртәбәле уку йорты - КДУ, татар халкының "бәһа җитмәс кыйбат" шәхесләре дә шунда белем алган, алды, алачак.. Татарстанда яшәп иң дәрәҗәле уку йортыбыздан татфакны япсак ни булыр, үзебез үк телне, милләтне юк итәбез булып чыга ич.Әйе, Тукай фикере белән килешми мөмкин түгел - татарны читтән килеп бетермиләр, без үзебезне үзебез юк итзбез...
Безгә татфак студентларына нишләргә?! Без монда укыган идек дип 2 нче корпусны читтән генә күзәтергәме?!
Раил Гатауллин
11 Апрель, 2011 - 23:21
Permalink
Җитәкчелектән тора
Күп әйбер җитәкчелектән тора: http://www.tatartime.com/?p=756
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
11 Апрель, 2011 - 16:04
Permalink
Татарстанның үз институты булыр дип көтелә
Татарстанның үз институты (Институт филологии и искусств) булыр дип көтелә. (Мондый карар кабул ителүгә халыкның пикетка чыгып күтәрелүе дә зур этәргеч булгандыр!) Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр итә: http://mon.tatar.ru/rus/index.htm/news/84602.htm.
Әмма ләкин шәхсән мин әдәбият өйрәнеп, җырлап-биеп кенә телне югары дәрәҗәдә саклап калу мөмкин түгел дигән фикердә торам. Кешенең, гомумән, дөнья турында карашы һәм фикерләве туган телдә булырга тиеш. Димәк, физиканы да, табигать белемен дә, математика һ.б. бик күп төгәл фәннәрне фән дәрәҗәсендә өйрәнергә кирәк, югары белемне туган телдә алу филология һәм сәнгать белемен өйрәнүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Алайса бу институт берничә дистә елдан кайчандыр гамәлдә булган татар телен, кайчандыр яшәгән халыкның мәдәниятен өйрәнүгә кайтып калачак...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин