Татар мәгарифе порталы
14 Март, 2011 - 07:58
Башкортстанның Бүздәк авылында "Бүздәк сандугачлары" дип исемләнгән балалар җырының XII район конкурсы үтте. Быел ул Башкортстанда үтүче милләтара татулык елына багышланган иде. Район гербында биюче торналар булса да, җырлаучы балалар сандугачтан ким түгел икән. Нәни башкаручылар район мәдәният йортында татар, башкорт һәм рус телләрендәге җырлары белән яңгыратып тордылар.
Быелгы конкурста районның барлык авылларыннан 5 яшьтән 12 яшькә кадәр 50 бала катнашты. Конкурс нигезләмәсе таләбе буенча һәрберсе икешәр җыр башкарды. Финалга 16 бала чыкты.
Гран-прины Айнур Исламов яулап алды. Аңа 9 яшь, ул "Мирас" татар фольклор коллективында башлап җырлый. Аның сәхнәдә уңышлы чыгыш ясаганы бар инде. Благовар авылында бабалар җыры конкурсында чыгыш ясап призлы урын да яулаганы бар. "Бүздәк сандугачлары" конкурсында яшь талант татар җырларын башкарды. Укытучысы Таулар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Газизова әйтүенчә, Айнур башкарган җырлар шактый катлаулы. Укучылары: Айнур һәм Азалия өчен борчылса да, җиңүләрендә шикләнмәгән икән.
— Бу балалар - безнең сәләтле йолдызчыкларыбыз, - дип сөйләде ул. - Азалиягә нибары 6 яшь, ул әле генә җырлый башлады дисәң дә була, ләкин тамашачылар аның чыгышын яратып каршы алдылар.
Чыганак: http://www.intertat.ru