Татар мәгарифе порталы
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезнең барыгызны да язның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе — 8 Март белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, бәхетле булуыгызны телибез.
Тарихтан шулай килә ки, Халыкара хатын-кызлар көне яз аеның иң башында - 8 март көнне үткәрелә. Яз җитүгә көннәр җылына башлый, түбәләрдән тамчылар тама, гөрләвекләр ага. Иң-иң истә кала торганы - күктә кояшның назлы итеп елмаюы. Әлеге елмаю 2-3 метрлы кар көртләрен дә эретеп бетерергә сәләтле.
Безнең тормышта исә үз кояшыбыз бар. Шундый елмаюлы карашны - әниебезнең елмаюлы йөзен - без бу дөньяга килүгә үк очратабыз. Шундый якты кояшның карашы күңелләрне дә эретергә сәләтле.
Әлеге караш һәрвакыт шундый ягымлы, шундый назлы булсын, әниләребезнең күзләреннән беркайчан да тамчылар булып күз яшьләре акмасын. Әниләребез көчле рухлы булса - милләтебез дә көчле була, әниләребез туган телләрендә сөйләшсәләр - балалар да туган телләрен яратып үсәләр, әниләребез акыллы булсалар - балалар да акыллы булалар, әниләребез балаларына тәрбия бирергә сәләтле булсалар - балалар да тәрбияле булып үсәләр, әниләребез бәхетле булса - балаларыбыз да, киләчәгебез дә бәхетле була.
Әниләребез, хатын-кызларыбыз 8 март көнне генә түгел, ел дәвамында бәхетле булсыннар!
Ихтирам белән, "Белем.ру" коллективы җитәкчесе Раил Гатауллин