Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Еракта булса да, йөрәктә” — язмыш кушуы буенча туган илләреннән еракта яшәргә мәҗбүр булганнарның девизы бу. Ул аларга сагынуларын басарга ярдәм итә. Башкалабыз Казанда бик күп төрле милләт вәкилләре дус-тату гаилә булып яши. Милли горурлыгы булган һәркемнең үз телен, үз гореф-гадәтләрен өйрәнәсе, саклыйсы, аны киләчәк буыннарга тапшырып калдырасы килә. Шушы изге максатны тормышка ашыру өчен 1995 елда Казанда Якшәмбе мәктәбе эшли башлый. Башта ул өч кенә милләт вәкилләрен берләштерә. Ә бүген 80нче мәктәпнең янкормасына урнашкан бу дуслык мәктәбе 25 милләт вәкиленә кече Ватан булып тора. Алар арасында грузин, әрмән, поляк, чуаш, әфган, төрек һәм башка күп кенә милләтләрнең үз бүлекчәләре бар. Әлеге мәктәп укучылары җәйге ялларын да бергәләп уздыралар икән. ”Заречье” лагеренда “Татарстан — уртак йортыбыз” дигән дуслык сменасы эшли.
21 февраль — Халыкара Туган тел көнендә “Ак барс” концертлар залында Якшәмбе мәктәбе үзенең 15 яшен үткәрде. Тантанада Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин да катнашты. Алар Якшәмбе мәктәбенең күп кенә укытучыларына Дипломнар, Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды. Мәктәпнең директоры Майя Хухунашвили Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау билгесе белән бүләкләнде.
Бәйрәм концерт белән дәвам итте. Үкчәләреннән очкын чәчрәтә торган грузин егетләре биюе, моңлы украин җырлары, әфган балалары хоры, төрек малайлары биюе, “Ак калфак” татар фольклор ансамбле чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Концертта катнашучы һәрбер малай-кыз үз милләтенең иң яхшы, иң матур, иң талантлы икәнен, башкалар арасында аның да яшәргә хакы барлыгын исбатлап чыгыш ясады.
Бу чын мәгънәсендәге дуслык бәйрә-ме күңелләрдә өмет тә уятты. Фәрит Мөхәммәтшин Якшәмбе мәктәбенә — “Дуслык утравы”на биш катлы яңа бина эзләп табулары һәм аны төзекләндерергә җыенулары турында хәбәр итте. Яңалык көчле алкышларга күмелде. Димәк, тиздән, бик тиздән Дуслык утравы Дуслык материгына әвереләчәк.
Чыганак: http://sabantuy.net