Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әгерҗе шәһәренә терәлеп торган Иж-Буби — XX йөз башында гөрләп эшләгән татар мәдрәсәсе белән дан тоткан авыл. Бертуган Гобәйдулла, Габдулла Бубилар кечкенә туган авылларында мәктәп оештырып, аны Бохарадагы уку йортлары белән беррәттән торучы белем учагына әверелдерүгә ирешә. Ул — Русия университетлары, академияләре дәрәҗәсенә ия булган беренче татар уку йорты. Шушында кызлар өчен мәктәп тә уңышлы эшли. Аның белән мөселман дөньясында бердәнбер казыя исеменә ия булучы Мөхлисә Буби идарә иткән.
Бүген биредә 965 кеше яши, 360 хуҗалык. Унберьеллык урта мәктәп, мәдәният йорты, почта, мәчетләре бар. Ләкин авыл халкына мәктәпсез калу куркынычы яный. Иж-Буби авылындагы уку йорты оптимизация программасына эләгергә мөмкин. Сәбәбе гади: балалар саны аз. Яңа мәгариф стандартлары буенча, хәзер мәктәпләргә акча бала исәбеннән бүленеп бирелә. Авыл мәктәбе сыйныфында 14 бала укымый икән, белем йортының язмышы аянычлы, балалар башка эрерәк мәктәпкә урнаштырыла.
“Мәгариф” ассоциациясе мәгълүматлары буенча, оптимальләштерү программасы нигезендә соңгы 3 елда республика буенча 175 мәктәп ябылган һәм болар барысы да диярлек татар уку йортлары. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы депутатлар алдында 2010-2011 елда 134 мәктәп (аларның 129 ы көндезге мәктәпләр) ябылган дип хисап тоткан. Иж-Буби авылындагы мәктәп тә чиновникларга әллә ни зур әһәмият тудырмый шикелле. Мәсьәлә “бала аз, мәктәпне асрарга акча юк, ябарга туры киләчәк” дигән коры менеджмент белән хәл ителергә мөмкин.
— Иж-Бубида унберьеллык урта мәктәп, бүген анда 88 бала белем ала, 31 укучы дүрт авылдан килеп укый. Педагоглар коллективы 22 укытучыдан тора, — дип сөйләде мәктәп директоры Эльмира Маннапова. — Мәктәп начар эшләми, уку күрсәткечләре белән дә без алдынгы сафларда торабыз. БДИны бирү буенча нәтиҗәләр яхшы, баллар югары. Мәктәбебез татар булып санала, ләкин БДИны урысча бирергә дигән закон чыккач, 9 нчы сыйныфтан соң физика, математика, химия фәннәре урысча укытыла башлады. Безнең мәктәп КДТУ белән килешү төзеде, алар да терминология уртак булсын дип, фәннәрне урысча аңлатырга киңәш итте.
Быел 11 нче сыйныфны өч кеше тәмамлый. Бүген һәр сыйныфка уртача 8 бала туры килә. 7 нче сыйныфта 16 бала белем ала. Без бетә торган авыл түгел, 7 яшькә кадәр 104 балабыз бар. Шуңа күрә перспективабыз начар түгел, киләсе елларда сыйныфта уртача 10 бала укыр дип көтелә. Бу тарихи мәктәп, күрсәткечләр дә югары булгач, безне япмаслар дигән өмет бар.
Мәктәп ябылу турында сүзләр узган елның ноябрендә чыккан, анысын да халык очраклы рәвештә генә белгән. Республиканың барлык районнарыннан, шул исәптән Әгерҗедән дә мәгариф өлкәсендәге финанс хәлләр турында хисап ТР хөкүмәтенә җибәрелгән. Гади итеп әйткәндә, киләсе елларда акча экономияләү максатыннан нинди мәктәпләрне ябарга мөмкинлеге турында ТР Финанслар министрлыгына мәгълүматлар тапшырылган.
Әгерҗе районында оптимизация программасына эләгергә мөмкин берничә авыл мәктәбе исемлегендә Иж-Буби уку йорты да бар. Мәктәп ябылган очракта балаларны Әгерҗенең 3 нче урта мәктәбенә күчерәчәкләр, алар анда автобус белән йөриячәк. Әгерҗенең бу мәктәбе урыс, димәк, Иж-Буби балалары телдән генә түгел, татар мохитеннән дә мәхрүм булачак дигән сүз. Мәктәп турында башка сүзләр дә йөри. Ике катлы бина буш тормасын өчен, монда район буенча җыелган авыру балаларга коррекция мәктәбе оештыру мөмкинлеге дә карала. Халык белем йорты ябылуга да, аның коррекция мәктәбенә әйләнүенә дә каршы. Бу турыда алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Дәүләт Советына, ТР Фәннәр академиясенә хатлар юллаган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан җавап килгән. Аның эчтәлеге болайрак: мәктәпне ябу-япмау муниципалитет карамагында, моны министрлык хәл итми, ләкин Әгерҗе район администрациясе 2011 елда мәктәп ябылмый дип әйткән. Шуның белән әлегә министрлык чиновниклары авыл халкын тынычландырган. Ләкин халык моңа ышанып бетми...
Бу хәлне ишетеп Иж-Бубига республиканың төрле матбугат чараларыннан кайткан журналистларны урындагы чиновниклар аптырап каршы алды. “Бу сүз каян чыкты? Мәктәп ябылмый бит”, — дип гаҗәпләнделәр.
— Иж-Буби мәктәбен яшәтер өчен елына 7 миллион сум китә. Әлегә безгә чыгамнарны каплар өчен республика бюджетыннан акча бүленә, ләкин 2013 елдан финанслау шартлары үзгәрәчәк, — дип аңлатты Әгерҗе район башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова. — Куелган таләпләрне үти алмыйча, укучыларның саны җитешмичә, нормативка сыя алмыйбыз икән, акчаны район бюджетыннан табарга туры киләчәк. Ел саен 3 миллион 600 мең сум бүлеп бирергә тиеш булабыз. Әгерҗе — дотацион район, безнең өстәмә керемебез, артык акчабыз юк. Һәрбер авылдагы мәктәпне саклап калыр өчен район бюджетындагы акча җитмәячәк. Ситуациягә реаль карарга кирәк. Без мәктәпне ябу ягында түгел, аны саклап калырга тырышачакбыз. Берничә вариант карыйбыз, бәлки, белем йортын балалар бакчасы белән кушарга мөмкин булыр. Иж-Буби мәктәбе бай тарихлы, ләкин аны саклап калу авырлыгы бер район җилкәсенә генә төшмәсен, ниндидер искәрмәләр булсын иде. Бәлки, бу мәсьәлә президент дәрәҗәсендә хәл ителер, аерым программа булдырылыр.
2003 елдан алып Әгерҗе районы буенча 8 урта мәктәп ябылган, аларның ничәсе татар яисә урыс икәнен төгәл әйтелмәде. Мәктәп бетсә, авыл да таркала. Бу күп тапкыр дәлилләнгән факт. Әгерҗе районының мәгариф бүлеге башлыгы Александр Шамшулин “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесенә биргән интервьюсында: “Беренчел — икътисад, ә мәктәп икенчел”, — дип әйтте. Бүген кайсы гына авылны икътисад ягыннан керем китерерлек дип әйтеп була соң? Әгерҗе чиновнигының бу мантыйгы буенча эш ителсә, бүгеннән үк барлык авыллардагы мәктәпләрне ябарга һәм укучыларны шәһәргә күчерә башларга кирәк.
8 февральдә Иж-Бубида авыл җыены булды. Мәктәп мәсьәләсе дә күтәрелде. Ата-аналарның күпчелеге мәктәп ябылуга каршы. Хакимияттән төрле дәрәҗәдәге чиновниклар килү сәбәпле, аларга журналистлар каршында бу сүзне әллә ни куертмаска дигән киңәш бирелгән иде булса кирәк. Шулай да, мәктәпне яклап авыл халкы исеменнән Татарстан хөкүмәтенә хатлар язачакбыз дип чыгыш ясадылар.
— Иж-Бубида белем бирү 230 ел элек башлана, нәкъ 200 ел элек 1811 елда мәктәп рәсми рәвештә теркәлә. 1911 елда бөтен татар дөньясының фаҗигасе буларак, Иж-Буби мәдрәсәсе тар-мар ителә. Нәкъ 100 ел элек 11 февральдә авылга 100 дән артык атлы жандарм килеп, бертуган Бубиларны, укытучыларны кулга алып, төрмәгә ябалар, — дип сөйләде Иж-Буби авылы тарихын җентекләп өйрәнгән галимә Альта Мәхмүтова. — Ул вакытта кызлар мәдрәсәсе эшләп кала, ләкин аларны төрле яктан куркыта башлыйлар. Мәдрәсәне япмасагыз, сезне дә төрмәгә утыртабыз дип яныйлар, эзәрлеклиләр. Мөхлисә Буби Сарапул төрмәсенә барып, абыйларыннан киңәш сорый. Шулчак Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар: “Мәктәп ябып, начар исем алганчы, яхшы исем белән төрмәдә утыру өстенрәк”, — дип җавап бирәләр.
2011 елда Гобәйдула Бубиның тууына 145 ел, энесе Габдулланың тууына — 140 ел тула. Бер елда ничә зур дата! Һәм шушы вакытта Иж-Буби мәктәбен ябалар дигән хәбәр килеп иреште. Тарих беренче тапкыр фаҗига булып керсә, икенче тапкыр ул фарс буларак кабатлана, дип юкка әйтмиләр. Шушы фарс авыл халкы, бу җирлек чиновниклары кулы белән башкарылмасын дип телим. Юбилей урынына матәм җыены булмасын иде.
Иж-Бубида Гобәйдулла Бубиның яшәгән ике катлы йорты бүген дә исән. 100 ел элек төзелгән булса да, бина һаман да нык, бүген анда почта урнашкан. Реставрация эшләү өчен тарихи бина 2007-2009 елларда “Мирас” республика программасына кертелгән иде, ләкин әлегә кадәр бу бинага бер кадак та кагылганы юк.
— “Мирас” программасы кысаларында бинаны тәртипкә китерү өчен 4 миллион сум бүленеп бирү турында карар чыкты, ләкин моның проектын ясатырга 3 миллион 300 мең сум кирәк булып чыкты, — дип сөйләде Әгерҗе район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов. — Бу турыда ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиевага хәбәр иттек, Төзелеш министрлыгында да бу турыда беләләр. Ләкин акча юклыктан бу эшкә тотына алмыйбыз. Иж-Бубины педагогика үзәге итеп, аны экскурсион маршрутка да кертеп булыр иде. Ләкин бу бер авыл гына хәл итәрлек мәсьәлә түгел. Авылда “Буби мирасы” дигән иҗтимагый оешма барлыкка килде, әлегә аны теркәү эше бара.
Иж-Бубида шулай ук Мөхәммәтҗан хаҗи акчасына төзелгән ике катлы мәчет тә исән. Аңа 115 ел элек нигез салына. 1940 елда аның манарасы киселә һәм ул озак еллар дәвамында төрле учреждение бинасы буларак халыкка хезмәт итә. Соңгы елларда авыл халкы үз көче белән аны яңадан сафка кайтаруда көч түгә. Авыл аксакаллары җитәкчелегендә манарасын куйганнар, түшәмен ныгытканнар. Мәчетне тәртипкә китерер өчен 3 миллион тирәсе акча кирәк, диләр.
Иж-Бубидагы мәктәп — символик уку йорты. Биредә алдынгы татар мәдрәсәсе эшләгәнен, авыл гомер буена мәгърифәт учагы булганын истә тотмыйча мәктәпне ябарга теләүләре күзгә карап татарны мыскыл итү буларак кабул ителә. Иж-Буби мәктәбе язмышы өчен борчылып, авылга дистәдән артык журналист кайтып, урындагы хәлләр белән танышты, чиновниклар белән аралашты. Ләкин бу кайттык та җитәкчеләрнең “мәктәп ябылмаячак” дигән сүзләрен ишетеп тынычландык дигән сүз түгел. Бу мәсьәләне җәмәгатьчелек контроле астына алачакбыз һәм игътибар үзәгендә тотачакбыз. Татар мәктәпләрен ябу мәсьәләсе бер Әгерҗедә генә түгел. Мәктәпләребезгә, авылларыбызга ясин укытырлык дәрәҗәгә җитмәс өчен халыкның уяу, вакытында хокукларны якларга әзер булуы да кирәк.
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев:
— Авылларның һәрберсе кадерле, чөнки алар гомер-гомергә милләтнең гореф-гадәтләрен саклаучы учак булды. Оптимизация турыдан-туры авылларга, аның мәктәпләренә кагыла икән, бу, һичшиксез, милләтнең рухи сәләте начараюга китерәчәк, безне авыр хәлгә калдырачак. Татар әдәбияты, фән, сәнгать өлкәсендәге олы шәхесләрне тудырган, тәрбияләгән авыллар бар. Яуширмә, Кушлавыч, Кырлай, Сасна, Өчиле, Олы Шырдан, Иж-Буби һ.б. Шушы авылларны саклап калыр өчен, анда иң беренче чиратта социаль структуралар, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә булырга тиеш. Татарстан буенча һәм республикадан читтә урнашкан данлыклы авылларның исемлеген төзергә ярдәм сорап ТР Энциклопедия институтына мөрәҗәгать иттек. Мондый авылларны саклап калу максатыннан безнең комитет депутатлары Татарстан җитәкчелегенә аерым карар чыгару кирәклеге турында тәкъдим белән чыгарга әзерләнә.
Иж-Буби авыл халкының гозере буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Әгерҗе район хакимияте башлыгына хат юлладым. Әлегә алардан җавап килмәде. Безнең комитет Татарстанның күп районнарында булып кайтты, болай булгач, киләсе күчмә утырышны Әгерҗедә уздырырга кирәк. Райондагы милли мәгариф торышы, шул исәптән Иж-Буби мәктәбе язмышы да тикшереләчәк. Әгерҗенең үзендә дә һаман татар мәктәбе юк.
“Бар нәрсә дә бездән тормый бит!” (дәвамы...)
“И.М.”ның узган санында Әгерҗе районының атаклы Иж-Бубый авылындагы мәктәпнең ябылырга мөмкинлеге турында язган идек. Анда барганда район администрациясе вәкилләре, бу мәктәп буенча бернинди дә карар чыкмады, дип безне тынычландырды. Шушы атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бу турыда рәсми җавап килде. “2008 елның 1 гыйнварыннан алып Татарстанның гомумбелем бирү учреждениеләрен финанслау тәртибе нормативлар нигезендә башкарыла. Һәрбер район 2011-2012 елга мәгариф учреждениеләренең үсеш программаларын булдырды, яңа нормативларга сыешкан сметаларны төзү чараларын уздырды. Әгерҗе районының программасында 2012 елда Иж-Бубый авылы мәктәбен ябу каралган. Укучылар Әгерҗе шәһәренең 3 нче санлы мәктәбенә йөриячәк. Әгерҗе районының мәгариф бүлеге мәгълүматы буенча, укытучылар Әгерҗе шәһәренең мәктәпләренә эшкә урнаштырылачак. Закон буенча мәктәпне ябу-япмауны муниципалитет хәл итә”, — дип язылган хатта. Шуның белән вәссәлам.
Әгерҗегә тагын шалтыраттык, мәгариф бүлеге башлыгы иптәш Шамшулин авырып тора икән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән рәсми хат турында Әгерҗе район башлыгы урынбасары Римма Гыйльметдиновага җавап тотарга туры килде.
— Төрле вариантлар каралганын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белми калгандыр. Райондагы мәктәпләрне саклап калуның соңгы вариантлары ТР Финанслар министрлыгы белән каралды, — диде Римма ханым. — Без минфин белән нормативларны арттыру буенча эш алып барабыз. Шуңа ирешә алсак, берничә мәктәпне саклап калырга акча табылыр иде. Безне болай да шелтәләп торалар. Казандагы ТР Социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге (ТР Хөкүмәтенә буйсына, Алевтина Кудрявцева җитәкли, cesi.tatar.ru – ред.) һәрбер мәктәпне энә күзлегеннән үткәрә, коррективлар кертә. Алар мәктәпне саклап калуны максат итеп куймый. Башта 51 % акчаны экономияләп, документларны тапшырдык. Минимум оптимальләштерү ясадык, ләкин моның өчен Казанда Әгерҗе башлыгына эләкте. Мәктәпләрне кыскартуны 100 %ка үтәүне таләп иттеләр. Иж-Бубый буенча бу соңгы карар түгел, программа әлегә гамәлгә кермәгән бит! Аннары бер Иж-Бубый белән эш бетми. Бездә татарлар яшәүче Салагыш авылы белән дә проблема. Аларга да мәктәп ябылу куркынычы яный, ә иң якын белем йорты 35-40 чакрым ераклыкта урнашкан. Балаларга көн саен 80 чакрым үтәргә кирәк. Ә Казанда “Интернатка урнаштырыгыз!” дип җавапны кыска тоталар. Мари авылы белән дә шундый хәл. Безнең район географик яктан бик сузылган. Мәсәлән, Минзәләдә барысы да компактлы яши. Аларның 1000 баланы бер җиргә туплау мөмкинлеге бар. Балаларны йөртү уңайлы, авыллар якын. Ә бездә бу авыр. Казанда: “Аңлыйбыз, ләкин максат куелган һәм сез аны үтәргә тиеш”, — диләр. Бу безнең дә дәрәҗәне төшерә, халык хәтерендә мәктәпне ябучылар булып каласы килми, ләкин бар нәрсә дә бездән тормый бит!
Бу сөйләшүдән соң берничә сорау туа. Узган атнада баргач, Әгерҗе чиновниклары: “Ябарга мәҗбүрбез, Иж-Бубый мәктәбен тота алмыйбыз. Бездән шуны таләп итәләр”, — дип ихлас әйтсәләр, кешечә булыр иде, әлбәттә. Без дә бит хәлне аңларлык дәрәҗәдәге кешеләр һәм мәктәпләрне саклап калуда ярдәм итәргә әзер булуыбызны әйттек. Ләкин ни өчендер командировкадан кайткан кайбер журналистларга Иж-Бубый мәктәбе турында язмаска кушып, “үтенү-боеру” тонындагы шалтыратулар булды. Ябарга теләмәгән кешеләр ник бу проблеманы халыкка чыгарырга теләмәде?
Икенче сорау. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләр ябылуга бернинди катнашы юк булып чыгамы? Читтән генә күзәтүчеләр ролен үтәүчеләр? Мәктәпләрне саклап калу проблемасы берничә журналистны гына борчый булып чыгамы чәчәк атучы Татарстанда?
Дәүләтнең акчасызлыктан интегүе, акчаны экономияләү мәгариф өлкәсенә барып тоташуы сәер тоела. Чиновниклар матур киләчәк, аң-белемле гражданнар тәрбияләү турында купшы сүзләр сөйли, шул ук вакытта мәктәпләрне яба. Белем йортларын оптимальләштереп, аларны күрше авылларга йөртү дә дәүләт казнасында акчаны әллә ни саклап калмый. Аның өчен дә автобусын, ягулыгын, шоферларга хезмәт хакын түләү каралырга тиеш. Аннары автобусларда йөртәчәкбез дигәннәре дә ышанычлы түгел. Шушы көннәрдә Әлки районының Урта Әлки авылы ата-аналары, балалар 2010 елның декабреннән алып бүгенгә кадәр 7 чакрым ераклыкта урнашкан Түбән Әлкигә “попутка” белән йөрергә мәҗбүр, дип зарланды. Автобуска бензин юк, дип аңлатканнар.
Әлки районының мәгариф бүлеге башлыгы Нәфисә Хөснетдинова мондый проблема булганын таныды.
— Район буенча балаларны йөртер өчен 15 автобусыбыз бар. Декабрь-гыйнварда чыннан да авырлыклар булды, ләкин бу безнең гаеп түгел, — диде ул. — Федераль казначылыктан вакытында акча күчерелмәде. Аларның хисап программалары эшләмәде, акчаны карточкаларга күчерү мөмкинлеге чикләнде. Бөтен республикада шундый хәл булды. Яңа ел алдыннан да акча чикле булганга күрә, запаска бер тиен дә калмады. Кайбер мәктәпләр үзләре эшләгән акчаны файдаланды. Берара телефоннар да сүнеп торды. Урта Әлки балаларын йөртүче автобус декабрьдә ватылып торды. Хәзер мәсьәлә хәл ителде, барысы да тәртиптә. Урта Әлки авылы балалары гомер буе җәяү йөрде, 2 ел элек, ниһаять, без аларга автобус билгели алдык. Ата-аналар белән очрашып, сөйләшергә вәгъдә итәм.
Бу очракта да чиновникларны аңлап була, дөньяда төрлесе булырга мөмкин. Тик салым түләп торучы халык җилкәсенә авырлык төшәргә тиеш түгел. Моңа кадәр, бензин юк дип, бер район башлыгының да эшкә җәяү яисә Казанга җыелышларга “попутка” белән барганын ишеткәнем юк иде. Балаларның көн саен салкында өшеп, үтеп баручы машиналарны туктатып мәктәпкә йөрүен белгән район башлыкларының намусына көч килми микән?!
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА. "Ирек мәйданы"