Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты “Интеллект – 2008” исемле XIII региональ фәнни-практик олимпиада-конференция уздыра. Биредә үзләрен урта гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары сыный ала. Бердән-бер шарт – математика, физика һәм информатиканы “су кебек эчү”.
Быел бу чара Сталинградта барган дәхшәтле сугышларда Кызыл армиянең җиңүенә 65 ел тулу хөрмәтенә уза.
Әлеге олимпиаданың максаты – университет галимнәре белән физика, математика, информатика фәннәрен тирәнтен өйрәнә торган һәм фәнни-техник өлкәдә практик куллалунчы укучылар арасында мөнәсәбәтне җайлау. Икенче төрле әйткәндә КДТУ укытучылары бүгеннән үзләренә булачак студентларны барлый.
Олимпиада-конференциядә укучыларның эзләнү һәм тикшеренү эшләре кабул ителә. Ләкин бер үк тематикалы, плагиат эшләр конкурста катнаша алмаячак. Өстәвенә, вакытында тапшырылмаган яисә конференция таләп иткән критерийлардан читкә тайпылган эшләр дә көрәштән төшеп калачак иде.
Көрәш “Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика”, “Техник кибернетика һәм информатика”, “Автоматика һәм электрон җайланмалар төзү” кебек тематик секцияләрдә бара.
Бүгенге көнгә инде барлык эшләр дә тапшырылып беткән. 16-27 апрель аралыгында аның икенче туры уза. Биредә беренче турда сайлап алынган иң шәп эшләр авторлары тарафыннан телдән якланачак. Йомгак исә 27се – якшәмбе көнне ясалачак.
Жюри иң лаеклы дип санаган эшләр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Диплом һәм бүләкләр алачак. Биредә җиңү яулаган укучыларга 2008 елда КДТУга укырга кергәндә ташламалар ясалачак.
- Караулар саны: 2596
- Бастыру