Татар мәгарифе порталы
Шушы көннәрдә “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Респубилкасы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белән матбугат-конференциясе узды. Сүз Татарстанның гомуми урта белем бирү оешмаларында “Диннәр тарихын” предмет буларак укыту турында барды.
Барлыгы бу фәнне бездә алты меңгә якын укучы үзләштерә икән. Республикабызда 2007 елның 1 сентябреннән башлап әлеге фән 71 уку йортында укытыла башлаган. 1500 укучының дәресләр исемлегендә “Диннәр тарихы” бар. Тагын бер меңгә якын кыз һәм малай әлеге фәнне факультатив рәвештә үзләштерә. Ягъни Татарстанның 58 мәктәбендә әлеге предметны укытуның мондый формасын сайлаганнар. Өстәвенә, диннәр тарихын түгәрәкләрдә өйрәнүчеләр дә бар. Андыйлар – 3 мең бала.
Ләкин Наил Вәлиев әйтеп узганча, региональ компонентны бетерү бу фәнне өйрәтүдә авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Элек диннәр тарихын региональ компонентка бүленеп бирелгән сәгатьләр хисабына уздырганнар. Ул юкка чыгарылгач, барлык укуга сарыф ителгән вакытның 9-11 проценты татар теленә һәм әдәбиятка, Татарстан тарихына һәм өстәмә дәрес буларак чит телләр өйрәтүгә китә. Өстәвенә, диннәр тарихы да шушы вакытка сыярга тиеш булып чыга.
Ләкин шуңа да карамастан, министр сүзләренә караганда, диннәр тарихы укытылуның масштабы республикабыздә киңәячәк.