Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тиздән Алабугада “Уку шәһәре” дип аталган үзенчәлекле китапханә ачылачак. Гадәттә, без китапханәгә китап яисә газета-журнал укырга гына барабыз. Биредә исә мәгълүмат алуның башка төрле мөмкинлекләре дә ачылачак. “Китапханә мәгълүмат алу Мәккәсенә әверелергә тиеш”, - диләр Алабуганың Үзәк китапханә хезмәткәрләре.
Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Фәйзуллина фикеренчә: “Кечкенә фондлы вак китапханәләргә караганда, бер олы үзәк булдыру отышлырак”. Анда төрле тематик клублар, компьютер заллары булачак. Ә иң кечкенә укучылар өчен махсус бүлмәләр ясаячаклар, биредә алар белән махсус китапханәчеләр шөгыльләнер дип көтелә.
Яңа үзәкне “Иллюзион” кинотеатрының икенче катында, яисә Казан урамындагы Үзәк китапханә бинасында урнаштырырга планлаштыралар. Ул компьютерлар белән җиһазландырылган мальтимедияле зал булырга охшаган.
Соңгысы үзәк китапханәдә инде 2002 елдан бирле эшли икән. Биредә кулланучы мәгъләматны Интернет челтәре аша да, китапханәненең электрон каталогыннан да таба ала. Теләк белдерүчеләргә хәтта административ-хокукый характердагы ярдәм дә күрсәтелә. Әйтик, бүген һәр кеше дә матди яктан юристка барырлык түгел.
Статистика мәгълүматлары буенча Алабуга шәһәре иң күп укый торганнардан икән. Җирле халыкның 40 проценты даими рәвештә китапханәләргә йөри. Шуңа да мондый үзәк булдырырга вәзгыять күптән бар. Булачак китапханә фонды 200 данә китаптан торачак. Алабуга Үзәк китапханәсе директоры сүзләренә караганда, аның яртысы инде тупланган.
«Татар-информ» мәгълүматын файдаланып әзерләнде.
- Караулар саны: 2970
- Бастыру