Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә “Ел китабы” исемле республикакүләм конкурс старт алды. Ел да уза торган әлеге чара республикабыз кешеләрендә туган әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап укылуны арттыру максатыннан уздырыла. Конкурсны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куя, ә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештыра.
Конкурсның максаты, әлбәттә, китап укытуны популярлаштыру гына түгел. Конкурс нәтиҗәләре буенча аудиториянең кайсы авторларга, нинди әсәрләргә вәзгыяте барын ачыклыйлар. Шулай ук республикабызда иң күп укыла торган автор билгеләнә. Конкурс китапханә хезмәткәрләрендә китап-әсәрләрне популярлаштыруда стимул уятуны да күздә тота.
Ә хәзер бәйгенең номинацияләрен карап үтик. Алар – дүртәү:
1. Татар телендә иң укыла торган проза китабы
2. Татар телендә иң популяр шигъри җыентык
3. Татар телендә иң күп укыла торган балалар китабы
4. Татарстан Республикасы язучысының рус телендә иң популяр китабы
Конкурста Татарстан китап нәшрияты, “Мәгариф” милли нәшрияты һәм республикабызның башка нәшриятлары тарафыннан соңгы бер ел дәвамында чыгарылган китаплар гына катнаша ала. Шулай ук “Казан утлары” журналында басылган әдәби әсәрләр дә конкурска тәкъдим ителергә мөмкин.
Иң популяр китап республика җәмәгать китапханәләрендә оештырылган укулар нәтиҗәсе нигезендә билгеләнәчәк. Бу конкурс кысаларында язучылар белән очрашулар, укучылар өчен конференцияләр һәм китап укуны популярлаштыруга корылган башка чаралар да узарга мөмкин.
Конкурска нәтиҗәләр чыгару өчен жюри җыела һәм Мәдәният министрлыгы тарафыннан раслана. Актыккы нәтиҗә ачык тавыш бирү белән ачыклана. Җиңүчеләр Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы Интернет-порталында “эленәчәк”.
Һәр 4 номинациядә 1 урынга – 15000 сум каралган. 2 урынга – 10000 мең. 3 урынга – 5000 мең.
“Татар телендә иң укыла торган проза китабы” һәм “Татарстан Республикасы язучысының рус телендә иң популяр китабы” номинацияләрендә 1 урын яулаган авторлар әсәрләре республика бюджеты хисабына янә нәшер ителәчәк.
- Караулар саны: 5395
- Бастыру