Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Совет заманында ук төзелгән җәйге лагерьларга карарга куркыныч”, - дип нәтиҗә чыгарды Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Сәбәпләр дә житди. Бүгенге көндә республикабызда 129 лагерь бар икән. Шуларның байтагы җәйге сезонны ябык ишекләр белән каршы алырга мөмкин. Моның турында сүз Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты бинасында узган “2008 елда балалар һәм үсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм эшен урнаштыру турында”гы утырышта барды.
Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле әйтеп узганча: “Бүгенге көндә бар булган лагерьларның 62сендә янгын куркынычсызлыгы системасы, 29 ял йортында янгын чыгу турындә хәбәр итүче җайланмалар, ә 26 лагерьда янгын чыга калса, янгын сүндерүче машиналар өчен су чыганагы юк икән.
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев медицина кабинеты стандартларын кабатлады. Әгәр дә моңарчы бер бинада бер ярдәм күрсәтү бүлмәсе норма саналса, быелдан хәл үзгәргән. Хәзер авыруларны кабул итү бүлмәсе, процедура кабинеты һ.б. махсус аерым бинада урнашырга тиеш.
Табиблар исә гигиена таләпләренә басым ясады. Былтыр гына гигиена таләпләре үтәлмәү, ашханәләрдә очраклы кешеләр эшләве аркасында берничә агулану очрагы теркәлгән.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов: “Ике ай өчен генә жәйге лагерьларны ремонтлау файдасыз. Елның калган вакытында аны урлап, эштән чыгарып бетерәләр. Ел да шул хәл кабатлана. Шуңа күрә эшкуарларны җәлеп итеп, киләчәктә зур лагерьлар салырга кирәк. Алар Татарстанның иң матур урыннарында урнашыр иде. Ел дәвамында кешеләр кабул итәр иде. Мисал өчен, ел саен республикабызга 4 миллион кеше кунакка килә. Аларны шул ял йорты биналарына урнаштырып булыр иде”, - диде.
Ләкин быел булганы белән канәгатьләнеп торырга туры киләчәк. 2008 елда укучы кыз-малайларның җәйге ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен республика бюджетыннан 200 меңнән артык, ә Россиянең республикабыздагы Социаль иминият фондыннан 270 мең сум акча бүленеп бирелгән. Бер көнлек туклануга да стандартлар кертелгән. Стационар һәм палаткалы лагерьларда ул - 116,03 сум, ә мәктәп каршында эшләүче көндезге лагерьларда – 60 сум булачак.
Мәктәп укучыларына юллама күпмегә төшәчәк? Республикабыз оешмаларына караган стационар сәламәтләндерү лагерьларында 18 көнлек юллама 6783 сум торачак. Әти-әниләр шул бәянең 17 процентын, ягъни уртача 1200 сумын түләргә тиеш булып чыга. Шушы ук бәягә балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр дә ял итә алачак. Профильле сменалары булган лагерьларда бәя - 6635 сум. Аның 15 процентын – бу уртача 980 сум, әти-әниләр түли. Палаткаларда ял итергә теләүчеләр 3605 сум түләргә тиеш була. Аның 15 проценты гаилә фондыннан түләнә, ә бу якынча 540 сумга тигез.
P.S. Балаларның җәйге ялын оештыру турында тулырак мәгълүмат аласыгыз килсә “Җәй” республика үзәгенә шалтырата аласыз. Тел.: 231-50-24.
- Караулар саны: 2893
- Бастыру