Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республикабыз тиз арада IT-технологияләр үскән иң яхшы төбәккә әверелде. Хәзер заманча җиһазларны гади халык кулында да, дәүләт җитәкчеләрнең эш урынында да күрергә мөмкин. Элек мәктәпләргә ят булган «электрон журнал», «көндәлекләр» бүген укучыларның да, мөгаллимнәрнең дә тормышына үтеп керде. Мәктәптә заманча технологияләр, күпләр аңлавынча, компьютер, интерактив такта, Интернет кына түгел. Аның мәгънәсе шактый киң.
Быел Түбән Каманың 110 нчы мәктәбе август киңәшмәсе вакытында аның ни икәнен яхшы аңлатты. Бу белем йорты — республикада тиздән бар мәктәпләрне дә колачлап алачак проектның бер мисалы. Биредә укучы-мөгаллим-ата-ананы уртак бер мәгълүмати киңлек берләштерә. Гадирәк итеп әйтсәк, укытучылар үзләренең эшләрен Интернетка чыгарып, алар турында башкаларның фикер-киңәшләрен ишетә ала, ә ата-анага баласының уку торышы смс аша хәбәр ителә. Мултимедиа ярдәмендә төзелгән дәресләр, әлбәттә, һәр укучыга кызыклырак булачак.
Иске Юраш урта белем бирү мәктәбе мөгаллиме Алсу Закирова сүзләренә караганда, заманча технологияләргә өйрәнергә вакыты үзе таләп итә. Бүген яшьләр нинди генә ресурслар турында белми бит. Алар материалны китаптан алуга караганда, Интернеттан эзләп табуны хуш күрә. «Укучылар безне компьютер, төрле җиһазларда эшләргә үзләре өйрәтә әле», - ди Алсу Закирова.
«Электрон мәгариф» кысасында укытучыларны яңа җайланмалар белән эшләргә зуррак мәктәпләрдә оештырылган компетенция үзәкләрендә өйрәтәчәкләр. Ә андагы белгечләр, үз чиратында, республикабызының Мәгълүмати технологияләр үзәгендә белем эстиячәк.
Проект агымдагы елның 5 октябреннән соң Татарстанның барлык мәктәпләрен колачлыячак. Бу турыда 21 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Электрон мәгариф» системасына багышланган киңәшмәдә хәбәр ителде. Аны алып барган Премьер-министр Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу вакытка кадәр әле дә Интернетка тоташтырылмаган мәктәпләргә игътибар бирергә кирәк. Проект кысасында мәктәпкә җиһазлар кайтарылырга, заманча технологияләр ярдәмендә мәгарифтә уңышка ирешкән бүләкләнергә тиеш. Илдар Халиков райондагы мәктәпләрдә бу эшләргә муниципалитет җитәкчеләрен җаваплы итеп куйды.
Чыганак: http://www.intertat.ru