Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа уку елы белән бергә Казанның Кеше хокукларын яклау үзәгендә мәктәп укучыларының әти-әниләре өчен «кайнар линия» эшли башлады. Бүгенге көндә кабул ителгән мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә республиканың 15 белем бирү йорты, шул исәптән Казанның дәрәҗәле гимназияләре «гаеплеләр» исемлегенә кергән. Ел саен мәктәп фондына 500 сумнан алып 10 мең сумга кадәр акча җыела икән. Кагыйдә буларак, ремонт, дәреслекләр һәм мәктәпне саклауга акча аерым алына, имеш.
Әйтергә кирәк, кайбер ата-аналар акча бирүдән баш тартмый. Әмма шул ук вакытта аларны бу акчаларның нинди максатларга тотылачагы кызыксындыра. «Җыелган акчаларның нәрсәгә сарыф ителгәнен белмибез, чөнки безгә 3 ел буена бер тапкыр да хисап яисә чек кәгазьләре күрсәтмәделәр әле», - дип белдерде ел саен 1000 сум акча кертеп баручы бер ана.
«Кайнар линия» эшчәнлеге тәмамланганнан соң, гомуми нәтиҗәләр ясалачак һәм ата-аналардан акча җыю белән шөгыльләнүче мәктәп-гимназияләр исемлеге җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк. Бу мәгълүмат Татарстан прокуратурасын да кызыксындырыр дип уйлыйм. Прокуратура бу белем бирү йортларында тикшерү үткәрергә тиеш», - диде Казанның Кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.
Хокук яклаучыларга (843) 2-77-03-86, (843) 2-78-87-10 телефон номерлары аша мөрәҗәгать итергә мөмкин. Шалтыраткач, мәктәпнең адресын әйтергә һәм берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Сораулар түбәндәгечә: «Балагыз укый торган мәктәптә хәйрия фондына мөнәсәбәтегез нинди?», «Мәктәп фонды өчен акча җыялармы, җыйсалар, нинди күләмдә?», «Акча җыюның үз вакыты бармы, булса, ул кайчан җыела?», «Акча бирүнең механизмы нинди (акча күчерү, кулга бирү яисә башка төре)?», «Ул акчаларның нинди максатларга тотылуын беләсезме, белсәгез, бу чыгымнарны хуплыйсызмы?». Шалтыратулар көндезге 10нан кичке 6га кадәр кабул ителә.
Чыганак: http://www.intertat.ru