Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасында өченче мәртәбә үткәрелгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе төгәлләнде. Акция нәтиҗәләре шәфкатьлелек традицияләренең буыннан-буынга күчүе һәм хәйриянең колачы киңәю хакында сөйли.
Акция кысаларында 15904 беренче сыйныф укучысына (Татарстандагы барлык беренче сыйныф укучыларының 42,7 проценты), шул исәптән аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче – 4503, күп балалы гаиләләрдәге – 1912, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге – 80, опекун гаиләләрдәге – 230, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче – 526, әти-әниләре беркайда да эшләмәүче 690 бала, 366 инвалид бала, әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдә яшәүче 244 балага ярдәм күрсәтелгән.
Моннан тыш, 2-11 сыйныфларда укучы 5712 балага хәйрия ярдәме күрсәтелгән. 2010 елда хәйрия ярдәме алган укучыларның гомуми саны 21616 кеше тәшкил иткән, бу узган елга караганда 5876 балага артык.
Акциядә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашкан, өстәвенә Буа, Апас, Бөгелмә районнарында, шулай ук Чаллыда беренче сыйныф укучыларының барысына да “мәктәп портфельләре” комплекты тапшырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Хәйрия максатларына барлыгы 13 миллион 602 мең сум акча тотылган. Укучыларга хәйрия ярдәменең шактый зур өлеше республика предприятиеләре һәм банклары тарафыннан күрсәтелгән. Алар арасында "Татнефть" ААҖ, "Ак Барс банкы" ААҖ, "АлАЗ" җитештерү берләшмәсе” ААҖ, "Татфондбанк" ААҖ, "ТатНИППнефть" институты, "Саклык банкы" ААҖ, "Бөгелмә тегү фабрикасы" ҖЧҖ, "Бөгелмә авиапредприятиесе" ААҖ, "Россельхозбанк" ААҖ, "Зәй шикәре" ААҖ, "Вамин-Татарстан" ААҖ, "Девон-кредит" ААҖ һәм башкалар бар.
Акцияне хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, республиканың Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, республика муниципаль берәмлекләренең хәйрия эшчәнлеген координацияләү буенча попечительлек советлары, Татарстан Иҗтимагый палатасы, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы оештырды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru