Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Россиядә ике мәктәп дисциплинасы: рус теле һәм математика БДИның мәҗбүри предметларына әверелде. Нәтиҗәдә, республикабызда 30,3 мең укучы кимендә ике фәнне БДИ буенча тапшырачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәи фән министры урынбасары Людмила Ногманова ассызыклаганча, бездә дә агымдагы уку елы Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру белән төгәлләнәчәк. Быел бу сынауны биш меңгә якын малай һәм кыз үтәчәк. БДИ бирүгә гаризалар 21 апреьгә кадәр кабул ителә.
21 апрельдә исә республикабызда математика фәнен биреп карау этабы үтәчәк.
"Беренче дулкын" имтихан тапшыручылар аны түбәндәгечә бирәчәк:
16 май – татар теле;
19 май – химия, җәмгыять белеме;
22 май – Россия тарихы, физика;
26 май – биология;
29 май – рус теле;
4 июнь – математика;
10 июнь – рус теле, химия, физика, биология (БДИны теге яки бу сәбәпләр аркасында бирми калган укучылар өчен);
11 июня – математика, җәмгыять белеме, Россия тарихы, татар теле(БДИны теге яки бу сәбәпләр аркасында бирми калган укучылар өчен.
Имтиханны "Икече дулкын" буларак тапшыручылар сынауны түбәндәгечә бирәчәк:
17 июль – математика;
21 июль – рус теле;
24 июль – биология, Россия тарихы;
26 июль – җәмгыять белеме, физика;
28 июль – татар теле, химия;
31 июль – БДИны теге яки бу сәбәпләр аркасында бирми калган укучылар өчен бар предметларны бирү мөмкинлеге.
Профильле предметларны тапшыру нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен БДИ бирү вакыты:
17 июль – математика, физика, биология, Россия тарихы, рус теле, җәмгыять белеме һәм татар теле;
24 июль – математика;
21-31 июль – физика, химия, биология, Россия тарихы, рус теле, җәмгыять белеме һәм татар теле.
Имтихан Россия Федерациясенең бар субъектларында да иртәнге 10 башланачак. Математика, информатика буенча ул 4 сәгатькә, физика, Россия тарихы – 4,5, рус теле, биология, география, химия, җәмгыять белеме – 3, чит телләр – 170 минутка сузылачак.
«Татар-информ»
- Караулар саны: 3062
- Бастыру