Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1 сентябрь...
Әлеге көннең нинди көн икәнен сораштыру кирәкми. Бу көннең Белем көне икәнен, яңа уку елы башлануын олысы да, кечесе дә белә.
1 сентябрь...
Бүген яңа уку елы башлануы турында хәбәр итеп көмеш кыңгырау чыңлар. Кемнәрдер бу кыңгырау тавышын әле беренчесен ишетерләр, кемнәрдер кулларына чәчәкләр тотып басып торган үз нарасыйларының шат йөзләренә карап дулкынланыр, кемнәрнеңдер күзләренә яшьләр килер.
1 сентябрь...
Уку йортларының парта-өстәлләре бүгеннән алып тагын китап-дәфтәрләр белән тулыр, мәктәп кабинетлары һәм вуз аудиторияләре диварлары укытучыларның һәм укучыларның шат авазларын яңгыратыр.
1 сентябрь...
Укытучы елының 1 сентябре. Күпме генә сөйләсәләр дә, ноутбуклар өләшсәләр дә, яңа кәгазьләр дөньясына батырсалар да, Белем көне Белем көне булып кала. Бүген укытучылар укучыларны укырга кабул итеп алалар. Укучылар яңа белемнәр алырга уку йорты бусагасыннан атлыйлар. Нинди генә киемнән, нинди генә гаиләдән, нинди генә милләттән, нинди генә җенестән булмасын, мәктәп аларга үз ишекләрен киң итеп ачып куяр.
1 сентябрь...
Син Белем илендә яшәүче укытучы һәм укучыларга бары тик бәхетле мизгелләр генә алып кил.
Дәүләтебез...
Син Белем илендә яшәүче укытучыларыңның бөтен күңелләрен биреп укытуын тәэмин ит, белем алырга теләгән укучыларыңны тигез күр, аларга үз ана телләрендә белем алу хокукын кайгырт. Укытучы һәм укучыларның рухлары һәм тәннәре сау-сәламәт булсын.
Укытучы...
Сиңа ышанып күзләрен төбәгән укучыларыңның уй-хыялларын челперәмә китермә, аларны дөрес юлдан алып бар, аларның акыллы, игелекле, тәрбияле балалар булып үсүләрен булдыр.
Укучы...
Сезнең алда бераз дулкынланган укытучың синең өчен үз җанын фида кылырга әзер. Алар сезне үз балалары кебек якын күрәләр. Алардан булган кадәр белем-тәрбияне кабул итеп алыгыз, үзегезне, әти-әниегезне яңа белемнәрегез, алган "4"-"5" билгеләре белән көн дә куандырып торыгыз.
1 сентябрь... Төкле аягың белән, Яңа уку елы!!!
Фикерләр
Кунак
1 Сентябрь, 2010 - 00:55
Permalink
Аллага тапшырдык!
Аллага тапшырдык!