Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел әлеге форум (җыен) Җир шарының төрле төбәкләреннән 500 дән артык татар яшьләрен җыя алды. Шундый характерда җыеннарда елдан-ел татар яшьләре саны арта гына бара, интернеттагы социаль челтәрләрдә исә аларның саны дистә меңнәр белән исәпләнә.
Форум эшендә республикабызның җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр, мәгариф хезмәткәрләре, һәм, гомумән, татар халкының язмышы белән кызыксынган төрле профессия белгечләре катнаштылар.
Форумга кунаклар җомга көнне үк агыла башлады. Килгән кунакларны шунда ук кунакханәләргә урнаштырдылар, кичкә таба Казан шәһәре, аның тарихи урыннары белән таныштырдылар, Кремль буенча экскурсия үткәрделәр. Яшьләрне шулай ук 2013 нче елгы Универсиада үткәреләчәк спорт объектлары да нык кызыксындырды. Җомга киче К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектален карау белән тәмамланды.
Җыенның рәсми өлеше шимбә (29 август) көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә пленар утырыш белән башланып китте. Пленар утырышта республикабыз җитәкчелеге, халкыбызның күренекле эшлеклеләре яшьләрне сәламләделәр, кыскача гына Татарстан Республикасының, татар теленең, татар мәгарифенең нинди хәлдә булуын аңлатып киттеләр. Үз чиратында төрле регионнардан килгән яшьләр дә татарларның чит төбәкләрдә ничек яшәүләре белән таныштырдылар, татар оешмаларының эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Иң актив татар яшьләре мактау кәгазьләре, грамоталар, ТАССРның 90 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләр, башка шундый кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Пленар утырыштан соң яшьләр юнәлешләр буенча бүленделәр һәм эшне алты секциядә дәвам иттеләр:
- "Бердәм татар мәгълүмат кырын булдыру";
- "Массакүләм мәдәният шартларында милли үзенчәлекләрне саклау проблемалары";
- "Милли үзенчәлекләрне саклауда дини кыйммәтләрнең әһәмияте";
- "Яңа татар элитасын үстерү";
- "Татар яшьләре оешмаларының икътисади базасын булдыру механизманары";
- "Күпмилләтле илдә милли мәгарифнең киләчәге".
Укучыларыбызны, иң беренче чиратта, "Күпмилләтле илдә милли мәгарифнең киләчәге" кызыксындырадыр. Шул нисбәттән әлеге секция эше белән якынрак таныштырырбыз.
Секциядә Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә сәясәте, 309 нчы закон, Страсбург судына бирелгән гаризаның нинди хәлдә булуы, милли мәгариф өлкәсендә дәреслекләр һ.б. төр ресурслар, интернет-технологияләрнең татар телен дистанцион укытуда мөмкинлекләре, Белем.ру порталының эшчәнлеге, татар теле укытучыларының интернетта үсеше һ.б. темалар каралды.
Секцияне Татар яшьләре форумы бюросы (яңа исеме - координацияләү советы) әгъзасы Айрат Фәйзрахманов алып барды. Секция эшендә "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Разил Вәлиев, сәясәтче һәм күп мәртәбәләр депутат Фәндәс Сәфиуллин, мәгариф сорауларын кайгыртучы галим Марат Лотфуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин, "Белем.ру" интернет-порталы җитәкчесе Раил Гатауллин, “Ак калфак” Бөтентатар хатын-кызлар берләшмәсе рәисе Камәрия Хәмидуллина, Каталониядән килгән кунак, төбәкләрдән килгән иллегә якын татар яшьләре катнашты.
Секция эше барышында резолюция эшләнде, андагы күп кенә тәкъдимнәр җыенның төп резолюциясендә дә урын алды, алар белән сезне без соңрак таныштырырбыз.
Әлеге секциядә Каталониядән килгән кунакның чыгышы залда утыручыларга аеруча нык тәэсир ясады. Әле 20 ел элек кенә Испаниядә халыкның бары тик 1/4 өлеше генә басклар телен белгән. Телне саклап калу максатыннан дәүләт махсус чаралар күрә һәм әлеге телне үстерү өстендә сәясәт алып бара. Нәтиҗәдә бүгенге көндә халыкның инде 80 %ы баск телен яхшы белә һәм тел югалу проблемасы бүгенге көндә юк дәрәҗәсендә.
Резолюциядә Каталония тәҗрибәсен өйрәнергә һәм әлеге тәҗрибәдән чыгып сәяси норматив документлар булдырырга, әлеге юнәлештә Мәскәү белән сөйләшүләр алып барырга, дигән тәкъдимнәр дә кертелде.
Якшәмбе көнне, көннең беренче яртысында, секцияләрнең эшенә йомгак ясалды, координацияләү советының (яшьләр бюросының) яңа делегатлары һәм җитәкчеләре сайланды. Татар яшьләре оешмалары эшен координацияләү эшен җитәкләүне Руслан Айсин дәвам итәчәк, аның ярдәмчеләре итеп Яруллин Тәбрис һәм Гөлназ Бәдретдинова сайландылар. Үзара фикерләшүләр нәтиҗәсендә якындагы ике елны "Милли мәгарифне торгызу" юнәлешендә эшләргә тәкъдим ителде. Татар яшьләре оешмасы Белем.ру порталы белән дә актив элемтәдә булырга килешенде.
Җыенның төп өлеше шуның белән тәмамланды, дүртенче җыен үзе ябык итеп игълан ителде. Җыен тәмамлануга карамастан, татар яшьләре аралашуны, Казан һәм Татарстан белән танышуны дәвам итәләр. Бүген татар яшьләре Татарстан спортчылары белән очраштылар, ә төшке аштан соң Тукай-Кырлайга экскурсиягә кузгалдылар.
Иртәгә Җыен делегатлары Татарстан Республикасы суверенитеты көне уңаеннан юбилей чараларында катнашачаклар.
Җыеннан фотолар:
Фикерләр
Кунак
29 Август, 2010 - 23:03
Permalink
Бар да язылганча булса
Бар да әлеге мәкаләдә язылганча булса, эшләр хәйран өметле күренә.