Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проект төбәкләрдә мәгарифне бик күп мөһим юнәлешләр буенча модернизацияләү чарасы булып тора. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тамбовта Россия Федерациясе Президенты каршындагы илкүләм проектларны һәм демографик сәясәтне гамәлгә кую Советы утырышында ясаган чыгышында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты нәтиҗәләре һәм перспективалары турында белдергәндә, республикада мәктәпләрне автобус белән тәэмин итү системасы үсеш алуын дәвам итә, диде. Узган ел безнең автосәнәгатькә ярдәм итү программасы кысаларында Татарстан мәктәпләренә 100 автобус бирелде, ә 2010 елда «Татнефть» ААҖ исәбенә тагын 60 автобус тапшыру ниятләнә.
“Бездә искергән компьютерларны алыштыру һәм укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү буенча киңкүләмле проектны чынга ашыру эшләре башланды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу уку елы башында мәктәпләргә 11 меңгә якын компьютер тапшырылачак һәм 13 меңгә якын укытучы ноутбуклы булачак. 3 ел дәвамында барлык мәктәпләрдә дә компьютер паркын яңартачакбыз һәм барлык укытучыларны да ноутбуклы итәчәкбез”.
Татарстан Президенты барлык сорауларга да җавап биреп, республикада 2010–2015 елларда мәгарифне үстерү буенча комплекслы программа эшләнде, дип белдерде. Аны булдыру өчен дөньякүләм тәҗрибә өйрәнелде, Татарстан делегациясе Сингапурда булды. Аннары дөньякүләм һәм Россия мәгарифен үстерү тенденцияләрен исәпкә алып, Бөтендөнья банкы белән Югары икътисад мәктәбен җәлеп итеп, шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында комплекслы программа эшләнде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дөньякүләм тәҗрибә мәктәптә спорт заллары, бассейнар булу да укытучыны алмаштыра алмавын күрсәткән. Бу проблеманың әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, республикада мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә кую кысаларында Татарстанда “Безнең укытучы”, “Безнең яңа укытучы” һ.б. проектлар старт ала.
“Без мәктәпкә яңа буын укытучыларын җәлеп итәргә тиеш, әмма Россия мәгариф реформасының уңышлы булуы хәзер белем бирүче укытучыдан тора”, - диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук районнарда база мәктәпләре булдырылуын, анда балаларны мәктәп автобуслары йөртүен һәм белем бирү сыйфаты шәһәр уку йортларыныкыннан түбән булырга тиеш түгеллеген әйтте. Әмма башлангыч сыйныф укучыларына авылларда белем бирелергә тиеш. Бүген бу мәсьәләне хәл итү юллары эзләнелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru