Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка авыл балалары өчен Президент карамагындагы милли-татар гимназиясен оештыру инициативасы белән чыгарга тели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча парламент комиссиясенең уртак утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Министр утырышта “Киләчәк” стратегиясенең милли мәгариф юнәлешен депутатларга тәкъдим итеп, милли мәгарифне алга таба үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты. Аның фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә татар телен филология предметы буларак укытырга кирәк түгел, аны тормышта куллану, милләтара аралашу коралы буларак өйрәтү зарур. “Ныклы итеп укырга һәм сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Шул чакта рус балалары да татар телен беләчәк”, - диде А.Гыйльметдинов.
Министр сүзләренчә, татар телен мөмкин кадәр иртәрәк өйрәнә башлау зарур. А.Гыйльметдинов бигрәк тә тәрбияви мультфильмнар аша телне өйрәтү нәтиҗәле булачак дип саный. “Шул рәвешле генә балага кыска юл белән “барып җитеп” булачак”, - диде ул.
Альберт Гыйльметдинов Казан федераль университеты базасында татар телен өйрәнү буенча көчле ресурслар үзәген төзергә кирәклеген ассызыклап үтте. Ул шулай ук милли элита тәрбияләү өчен, татар гимназияләре челтәрен төзергә кирәк дип саный. “Татар телен һәм мәдәниятын үстерәчәк кешеләргә тирән филологик белем бирергә кирәк. Алар татар телен фән буларак үстерсен”, - диде министр.
Ул, татар телен өйрәнүгә кызыксындыру тудыру өчен, 4 нче һәм 7 нче сыйныфларны тәмамлаганда татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханнар уздырырга тәкъдим итте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
1 Июль, 2010 - 23:13
Permalink
Бу бик куанычлы хәбәр!
Бу бик куанычлы хәбәр!