Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасында агымдагы елда Укытучы елын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләре янындагы спорт мәйданчыкларын төзекләндерү буенча акция уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” дип исемләнгән акцияне 2010 елның апрель-сентябрь айларында үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының май аенда дөнья күргән карары нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына төзекләндерүгә мохтаҗ булган авыл мәктәпләре янындагы спорт мәйданчыклары турындагы мәгълүматны җыеп бирү, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына төзекләндерү эшләре буенча методик киңәшләр эшләү йөкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әлеге акциянең барышы турында сөйләштеләр. Рафис Борханов сүзләренчә, хәзерге вакытта республиканың 635 мәктәбендә спорт мәйданчыкларын төзекләндерү таләп ителә. Бигрәк Татарстанның башкаладан ерак районнарында хәл мактанырлык түгел. Чөнки муниципаль берәмлекләр бюджетларының керем өлеше чикләнгән, бу үз чиратында спорт мәйданчыкларын заман таләпләренә туры килерлек итеп рәткә китерергә мөмкинлек бирми. Балаларның һәм яшүсмерләрнең дә мондый объектларда шөгыльләнәсе килми.
Республиканың Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Алабуга, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Тәтеш муниципаль районнары мәктәпләр янындагы спорт мәйданчыкларын рәткә китерергә кирәк дип саный.
Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә зур өлешне җирле инвесторлар кертергә тиеш. Шулай ук республика министрлык һәм ведомстволары үз шефлыгындагы уку йортларына ярдәм итәргә алына. Мәсәлән, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте ике ел эчендә үз акчасы хисабына 86 спорт мәйданчыгын төзекләндергән һәм яңаларын булдырган.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, “Торба заводы”, “Татнефть” оешмалары Әлмәттәге мәктәпләргә булышлык күрсәтә, “Компрессормаш” бу максатларга 10 млн. сум акча бүлеп биргән.
Әлеге акциянең нәтиҗәләре агымдагы елның ахырында чыгарылачак дип көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru