Татар мәгарифе порталы
Сез монда
29 май көнне Семей шәһәренең Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе татар иҗтимагый үзәге каршындагы якшәмбе мәктәбенең татар теле төркемендә белем алучы 9 укучы уңышлы гына имтиханнарын тапшырып, сертификатларга ия булды. Ә ике кеше белемнәрен тагын да арттыру максатында киләсе елга калды.
Имтихан, кагыйдә буенча, тантаналы төстә узды: өстәл артында имтихан кабул итү комиссиясе әгъзалары, ягъни татар телен камил белүче шәһәрнең данлыклы татарлары урын алды, укучылар исә парта артында урнашты. Мәктәп укучылары, студентлар, менеджерлар, икътисадчылар, программистлар, укытучылар - «Юлдаш» татар яшьләре клубы әгъзалары БДИ тапшыручы мәктәп балалары сыман дулкынланды. Бер-берсенә: «Син моны хәтерлисеңме? Ә монысын? «Лось» (поши) сүзенең тәрҗемәсе ничек була, мин каушаудан оныттым?», кебегрәк сораулар бирделәр.
Билетларда барлыгы 6 сорау язылган иде. Имтихан вакытында бернинди кулланмадан да файдаланырга рөхсәт ителмәде. Әзерлек өчен нибары ярты сәгать вакыт бирелде. Имтихан бирүчеләр түргә чыгып җавапларын сөйләде. Укучыларның татар телен кирәкле дәрәҗәдә белүе укытучылары Рауза Зарипованың ныклы хезмәтенә нигезләнгән. Татар телендә кирәкле әсбаплар булмау сәбәпле, Рауза ханым дәреслекләрне үзе яза. Бу эш күп вакыт, көч һәм ныклы сәламәтлек таләп итсә дә, олы йөрәкле ханым «Семипалат татарлары» һәм Астанада чыгучы «Ак барс» газеталарының иң өлгер хәбәрчесе булып тора.
Тик укучылар алган белем белән генә чикләнергә җыенмый. Сентябрьдә алар янә Халыклар дуслыгы йортына килеп, татар телен тагын да тирәнрәк өйрәнергә ниятли. Кем белә, ә бәлки әле дусларын да үзләре белән бергә алып килерләр.
Имтихан вакытында сыйныф эчендә «Казахстан - Усть-Каменогорск» өлкә телеканалы хәбәрчеләре дә бар иде. Шулай булгач, Семей шәһәрендә яшәүче татар яшьләренең уңышлары турында хәзер бөтен Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе беләчәк.
Чыгарылыш кичәсен исә яшьләр татарча дискотекада күңел ачып билгеләп үтте.
Чыганак: http://www.intertat.ru