Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Белем.ру порталы апрель ае ахырында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде. Ике атна дәвамында порталның электрон почта адресына барлыгы 39 эш кабул ителде.
Бәйгедә республикабызның 17 районы һәм шәһәре катнашты: Лениногорск (5 эш), Бөгелмә (4), Кукмара (4), Актаныш (3), Апас (3), Мөслим (3), Тукай (3), Яр Чаллы (3), Сарман (2), Түбән Кама (2), Азнакай (1), Арча (1), Балык Бистәсе (1), Әлки (1), Чистай (1), Чүпрәле (1), Яшел Үзән (1).
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган әлеге бәйге башка бәйгеләрдән кабул ителгән эшләрнең сыйфаты бик тә югары булуы белән нык аерылып торадыр. Бәйге нәтиҗәләре буенча гына да биш беренче урын билгеләнде!!! Әлеге җиңүчеләрнең икесе - укытучы, ә өчесе - мәктәп укучылары (сыйфатлы презентацияләр бик күп булу сәбәпле, беренче урынга җиңүчеләр укучылар һәм укытучылар арасыннан аерым сайлап алынды). Тагын өч конкурсант икенче урынга һәм өч конкурсант өченче урынга лаек булдылар.
Бәйгедә җиңгән конкурсантлар Белем.ру порталының электрон грамоталары белән, калган катнашучылар электрон сертификатлар белән бүләкләнә. Әлеге бүләкләрнең оригиналлары электрон почта аша тапшырылачак.
I урын:
"Бөгелмә шәһәренең сугыш каһарманннары" презентациясе, авторы - Бөгелмә шәһәре 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Айсылу Мәрдегалим кызы;
"Каләмне корал итеп..." презентациясе, авторлары - Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы һәм мәктәп китапханәчесе Шакирова Сәрия Дамул кызы;
"Җиңү көне җиңел бирелмәде" презентациясе, авторы - Кукмара районы Янил урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныф укучысы Мөлекова Алинә Илдар кызы;
"Дәү әтием һаман яшь..." презентациясе, авторы - Бөгелмә шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы Шәрифуллина Гөлназ;
"Сугышның телсез шаһитлары" презентациясе, авторы - Кукмара районы Мәмәшир авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 сыйныф укучысы Насибуллина Диана Ринат кызы.
II урын:
"Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый" презентациясе, авторы - Апас районы Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сабиров Илмир Илсур улы;
"Минебәян әбиемнең хатирәләре" презентациясе, авторы - Яр Чаллы шәһәре 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбе 4 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллин Айдар;
"Җәлилче Гариф Шабаев эзләре буйлап…" презентациясе, авторы - Бөгелмә районы 7 нче гимназиясенең 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Гөлнара Рәмис кызы.
III урын:
"Беркем дә, берни дә онытылмый..." презентациясе, авторы - Кукмара муниципаль районы Янил урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныф укучысы Варламова Эльвира;
"Шагыйрьнең каһарманлыгы" презентациясе, авторы - Яр Чаллы шәһәре 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныф укучысы Сафина Альбина;
"Җиңүнең 65 еллыгына багышланган" презентациясе, авторы - Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе Газизова Оксана Аркадьевна һәм 3 сыйныф укучысы Хамидуллин Данил.
Бөек Ватан сугышы бик күп кешенең гомерен алып киткән һәм бик күпләрне ятим калдырган. Бүген безнең арада яшәүче ветераннарыбыз сугыш көннәре ачысын әле дә хәтерләрендә саклыйлар. Аларның бу батырлыгын без дә онытмыйк, ветераннарыбызның кадерен белеп яшик. Тарихның әлеге битләре киләчәктә беркайчан да кабаттан ачылмасын!
Бәйгегә килгән презентацияләр әлеге тарихи вакыйгалар турында бик күп тирән эчтәлекле мәгълүмат туплаганнар. Әгәр порталыбызның бу битенә юлыккансыз икән - бәйгегә килгән материалларны карамый үтмәгез. Алар http://belem.ru/node/2625 адресы буенча урнаштырылган.
Фикерләр
Кунак
26 гыйнвар, 2015 - 09:48
Permalink
Кызыклы материал. бик яхшы
Кызыклы материал. бик яхшы эшләнгән.
Гөлназ
8 Май, 2010 - 18:49
Permalink
Рәхмәт сүзе
Әлеге зур эшне оешкан төстә башкарып чыгуыгыз, хезмәтебезне югары бәяләвегез өчен зур рәхмәт!
Укучыларыбызга, мөгаллимнәребезгә алдагы конкурсларда яңадан-яңа уңышлар телим!