Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәпләрдә компьютер техникасының мораль яктан искерә баруы турында күптәннән әйтелеп килде. Ниһаять, хакимиятебез бу проблеманы өлешчә генә булса да хәл итәргә алынды. Киләсе уку елына кадәр Татарстан белем бирү учреждениеләре өр-яңа компьютерлар белән җиһазландырылачак. Барлыгы 12,5 мең искергән техниканы заманчага алыштыру ниятләнә. Шулай ук укытучының мәгълүмати технологияләрне белү дәрәҗәсе укучыларныкыннан калышу кебек кимчелекне бетерү дә күздә тотыла. Бу максаттан мөгаллимнәрне ноутбук белән тәэмин итү проекты старт ала. Бу турыда 27 апрель көнне Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов игълан итте.
Бу проектны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 450 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Шуның 250 миллион сумы стационар компьютерлар, 200 миллион сумы ноутбуклар сатып алуга тотылачак. Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, бер компьютерның уртача бәясе 20 мең сум, ноутбукныкы - 17 мең сум булачак. Барлык техника 15 августка, ягъни педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсенә кадәр мәктәпләргә тапшырылачак, дип вәгъдә итте министр.
Белүебезчә, республикабызда бүген 40 меңгә якын укытучы эшли. Һәм, әлбәттә, бүлеп бирелгән акчалар барлык педагогны да ноутбук белән тәэмин итәргә җитмәячәк. Быел компьютер техникасы белән 12 меңләп укытучы баетырга планлаштыралар. Әмма киләсе елларда да бу проект дәвам иттереләчәк. Һәм алдагы 2 елда барлык мөгаллимне дә ноутбуклы итү күздә тотыла.
Ә ноутбукны беренчеләр рәтендә алырга иң лаеклыларны конкурс нигезендә билгеләячәкләр. Сайлап алу конкурсы исә 2 этаптан тора: эксперт комиссияләренең беренчесе муниципаль дәрәҗәдә 3 майдан 30ына кадәр, икенчесе республика югарылыгында 1 июньнән 14енә кадәр эшләр дип көтелә.
Альберт Гыйльметдинов фикеренчә, конкурс укытучыларның үзләренә дә файда китерәчәк. Алар үзләренең компьютерда эшләү дәрәҗәсе хакында, тупланган тәҗрибәләре турында яңадан уйланачак. Ноутбукны быел алырга хокуклыларны ике критерий буенча сайлап алачаклар. Беренчедән, мәктәптә бүген мәгълүматлаштыру ни дәрәҗәдә булуы һәм һәр укытучының дәресен компьтерлаштыруга керткән өлеше анализланачак. Икенчедән, бирелгән техниканы дәресләрдә ни рәвешле кулланылачагына бәя биреләчәк.
Ноутбуклар мәгариф учреждениеләренә кулланылышка тапшырылачак, аннан соң гына техника укытучыларга бушлай һәм вакыт белән чикләнмәгән шарт белән таратылачак. Укытучы эштән киткән очракта исә, ноутбук мәктәпкә кире кайтарыла. Укытучыларның ноутбукны эшендә куллануы һәрдаим тикшерелеп барачак.
Конкурста чикләүләр дә бар. “Электрон Татарстан. 2008-2010 еллар” Республика программасы кысаларында алданрак уздырылган проектлар буенча ноутбук алган гомумбелем бирү учреждениеләре педагоглары, ике эш урынында эшләгәннәр, шәхси гомумбелем бирү учреждениеләре педагоглары сайлап алу конкурсларында катнаша алмый.
Чыганак: http://www.intertat.ru