Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан дәүләт университеты базасында оештырылучы Идел буе федераль университеты ректоры кандидатурасы билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов әнә шул хакта хәбәр итте.
“Мин Идел буе федераль университеты ректорының кем булачагын беләм, әмма әлегә әйтмим. Рәсми белдерүне көтәргә кирәк. Минем мондый белдерү ясау өчен вәкаләтем юк”, - диде Альберт Гыйльметдинов.
Аның сүзләренә караганда, Федераль университет ректоры РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. “Бу эшне башкарганда Татарстан Республикасының фикере дә исәпкә алынды. Сөйләшүләр барышында кандидатура билгеләнде, тиздән барыбыз да беләчәкбез”, - дип ышандырды Альберт Гыйльметдинов.
Ректорның исеме 29 мартта билгеле булырга тиеш иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, аны Россия Премьер-министры Владимир Путин Красноярскидагы һөнәри белем бирү системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә игълан итәргә тиеш иде. Әмма Мәскәүдә булган терактлар нәтиҗәсендә киңәшмәнең вакыты күчерелде һәм Путин башкалага кайтты.
Искәртеп узабыз, КДУ хезмәткәрләре Россия Премьер-министрына мөрәҗәгать кабул иткән иде. Анда вуз хезмәткәрләре Владимир Путинны ректор билгеләгәндә аларның фикеренә колак салырга чакырды.
2009 елның 21 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев «Төньяк-Көнбатыш, Идел буе һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар төзү турында”гы указга кул куйды. Указ тексты нигезендә, Казан дәүләт университеты базасында Идел буе федераль университеты оештырыла. Аның составына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институты керәчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru