Татар мәгарифе порталы
Сез монда
22-26 март көннәрендә Казанда берьюлы ике укытучылар бәйгесе барды. «Татарстанның Ел укытучысы - 2010» һәм «Елның сыйныф укытучысы – 2010» конкурслары республикабызның төрле төбәкләренән иң яхшы мөгаллимнәрне җыйды. Һәрбер конкурсант үзенең һөнәри һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте, авыр-авыр сынауларны кичте – сыйныф сәгате, ата-аналар җыелышы, мастер-класслар үткәрде.
Ниһаять, җомга көнне «Ак Барс» яшьләр үзәгендә бәйгеләргә нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Укытучыларны котларга килгән Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова 2010 елны илебездә Укытучы елы дип игълан итү дөньядагы иң изге һөнәр ияләренең абруен күтәрергә ярдәм итәр дигән өмет белдерде. «Моннан башка конкурентлыкка сәләтле балалар үстереп булмаячак. Димәк, республикабызның, илебезнең киләчәге томанлы булачак», - диде ул.
Чыннан да Укытучы елы педагогларга игътибарны, шул ук вакытта аларга карата таләпләрне дә арттырды. «Татарстанның Ел укытучысы - 2010» һәм «Елның сыйныф укытучысы – 2010» бәйгеләрендә быел җиңүчене аеруча җентекле итеп сайлаганнар. Хәер, быелгы конкурсның бүләкләре дә узган елдагыга караганда зуррак һәм күбрәк булды. Бер генә финалист та буш кул белән китмәде.
Төп бүләкне исә – конкурсның символы булган «Бәллүр пеликан»ны һәм “ВАЗ-2114” автомобиле ачкычын Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов кулыннан Казанның Авиатөзелеш районының немец теле тирәнтен өйрәтелә торган 36 нчы мәктәптә алман теле укытучысы Елена Берговская алды. Әлеге мөгаллим мәктәптә нибары 5 ел гына эшли. «Казан педагогика университетына укырга кергәндә бер дә укытучы булырмын дип уйламаган идем. Мәктәптә практика үткәннән соң гына бу һөнәр минеке булуын, мин балаларны аңлыйм һәм балалар да мине якын итә икәненә төшендем. Һәм бүген мөгаллим һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим», - диде җиңүче.
Узган елларда «Татарстан республикасы Ел укытучысы» бәйгесендә җиңү яулаган укытучы автомат рәвештә Россия күләмендәге бәйгедә Татарстан данын якларга тиеш булса, бу юлы әлеге юнәлештә үзгәрешләр кертелгән. Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, быелгы конкурсантлар барысы да бик көчле, аларның һәркайсы мәгариф өлкәсенең лидеры. Шуңа да беренче 10 урынны алган лауреатның нәтиҗәләре бер-берсенә бик якын тора һәм Мәскәүдә республикабызны тәкъдим итәргә тиешле мөгаллимне билгеләүне соңракка калдыру карары кабул ителгән. Аңа кадәр Татарстанның иң көчле ун педагогы үз осталыкларын тагын да шомартачак, семинарларда белем эстиячәк. Димәк, алар Бөтенроссия этабында катнашу хокукын тагын бер кабат расларга тиеш була.
«Елның сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә абсолют җиңүче дип Теләче районының Үзәк авылы мәктәбе мөгаллиме Анатолий Николаев табылды. Ул 15 ел гомерен мәктәпкә багышлаган кеше. «Сыйныф әтисе» булу бик кызык һәм шул ук вакытта бу зур җаваплылык та, дип билгеләде ул. Аныңча, сыйныф җитәкчесе үзе дә бала, фантазер һәм уйлап табучы булырга тиеш. Ир укытучылар ничек мәктәпкә килә дигән сорауга ул үзенең Медицина университетына керергә теләгәнен әйтте. Әмма моның өчен аңа биологиядән балл җитмәгән һәм ул Казан дәүләт педагогика университетына документларын тапшырган. Һәм хәзер моңа бер дә үкенмим, дип билгеләде ул. Җиңүче 35 мең күләмендә премия һәм ноутбук белән бүләкләнде.
Бәйге һәрчак анда катнашучыга зур тәҗрибә тупларга ярдәм итә, шәхес үсешенең бер баскычы булып тора. «Татарстанның Ел укытучысы -2010» һәм «Елның сыйныф укытучысы – 2010» конкурслары да беренче чиратта һәр мөгаллим өчен күп нәрсәгә өйрәнергә ярдәм иткән зур дәрес булгандыр. Алга таба да укытучыларыбыз һәрчак үсеш юлында булсын иде дип теләргә генә кала.
Чыганак: http://www.intertat.ru