Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кеше һәрчак үсеш юлында булырга, гомере буе гыйлем эстәргә, аң-белем дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Мөгаллимгә исә бу таләпләргә бигрәк тә игътибарлы булу сорала. Чөнки аның җилкәсенә аеруча мөһим вазифа йөкләнгән. Белүебезчә, мәктәптә балаларга канат бирелә, ә бу канатның ни кадәр көчле, ни кадәр киң колачлы булуы укытучыдан тора. Димәк, киләчәк буынны тәрбияләүче, укытучы, тормышта юнәлеш бирүче кеше укучыларына һәрнәрсәдә үрнәк булырга тиеш.
Ел саен республикабызда «Татарстан Республикасы Ел укытучысы» конкурсы уздырылып килә. 22 мартта исә «киләчәк мәктәбе» исемен алган Казанның 177 санлы мәктәбендә тантаналы рәвештә быелгы бәйге башлангыч алды. Бу юлы ул ике елга бер уздырылучы «Елның сыйныф укытучысы» бәйгесе белән бергә үтәчәк. Финалга үткән конкурсантларның һәркайсы үз районнарында, шәһәрләрендә иң яхшылары дип табылган. Инде бүген үк аларны барысын да республикабызның күк йөзендә балкып торучы мәгариф һәм фән йолдызы, башкалардан аерылып торучы шәхес, сәләт, иҗат һәм профессионализм үрнәге дип атап була.
Бәйге – ул көч сынашу гына түгел. Беренче чиратта, бу – һөнәри дәрәҗәңне үстерү, үз-үзең өстендә эшләү, башкалардан нигә дә булса өйрәнү, тәҗрибә туплау, үз белгәннәрең белән уртаклашу мөмкинлеге. Укытучылар үзләре дә моны таный. Шуңа да, мондый бәйгеләрнең роле бәяләп бетергесез, ди алар.
“Татарстан Республикасы Ел укытучысы - 2010” конкурсында – 53, “Елның сыйныф җитәкчесе – 2010” конкурсында 22 укытучы катнашу хокукына ия булган. Конкурсантларны сәламләп чыгыш ясаган ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, финалга үткән һәрбер укытучының җиңүче булуын искәртеп үтте. Чөнки алар үз укучыларының, аларның ата-аналарының ышанычын яулаган кешеләр.
«Мин һәрчак республикабызның педагоглар корпусы бик көчле, бездә талантлы педагоглар бик күп дип әйтеп килдем. Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар һәм җиңү яулаучылар саны буенча Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урын яулап киләбез. Димәк, иң талантлы балалар, илебез чемпионнары Татарстан җирлегендә безнең укытучыларыбыз тарафыннан әзерләнә», - дип белдерде министр. Чыннан да, бу бит республикабыз мөгаллимнәренең сәләтле булуны бик яхшы исбатлый. Әмма, Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, әлегә укытучылар мөмкинлекләренең өчтән бер өлеше генә тормышка ашырылган.
“Татарстан Республикасы Ел укытучысы - 2010” конкурсында җиңүчеләр “Башлангыч сыйныф укытучысы”, “Гуманитар цикл укытучысы”, “Табигый-математика циклы укытучысы”, “Спорт-эстетика циклы укытучысы” номинацияләрендә билгеләнәчәк. Абсолют җиңүгә ирешкән педагог “Россиянең ел укытучысы – 2010” бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын да яклаячак. “Елның сыйныф җитәкчесе – 2010” республика бәйгесенең җиңүчесе исә, 2010 елның октябрендә узачак “Кеше тәрбияләү” дип аталган бөтенроссия конкурсының “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә катнашачак. Әмма моңа кадәр барлык конкурсантларга 3 көн дәвамында кырыс сынаулар үтәргә, үзенең иң яхшы дип саналырга хокуклы булуын исбатларга кирәк булачак.
Чараның ахырында быелгы конкурсантларга хәер-фатихасын узган «Татарстанның Ел укытучысы» бәйгесендә җиңү яулаган Гүзәл Хөсәенова бирде. Ул әйткән сүзләр һәрбер укытучыга үз-үзенә ышаныч өстәгәндер. «Сезгә көч бирүчеләр күп булыр, әмма алар ишек артында, коридорда калыр. Конкурс сынавында син берүзең булырсың. Юк, берүзең түгел икән! «Син булдыра алмыйсың», - дияр курку, «Безгә бу кирәкми», - дияр ялкаулык» , « Әй, өйгә кайтыйк», - дияр кыюсызлык. Бу коллегаларыгызны тыңламагыз. «Бу безнең кулдан килә», - дияр кыюлык, « Бу бит җиңел», - дияр тәҗрибә, «Без моны булдырабыз», - дияр үз-үзеңә ышану. Менә бу сүзләргә колак салыгыз. Күк йөзе биеккә омтылу өчен яратылган», - диде 2009 елда узган бәйгенең җиңүчесе.
Әлеге бәйгеләрнең җиңүчеләре 26 март көнне « Ак Барс» мәдәни үзәгендә узачак ябылу тантанасында билгеле булачак.
Чыганак: http://www.intertat.ru