Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТДГПУнын татар филологиясе факультетынын гомуми һәм чагыштырма тел белеме кафедрасы Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә гомуми урта (9-11 сыйныфлар), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында белем алучыларны 2010 елның 6-7 маенда Татар дәүләт-гуманитар-педагогика университетында уздырылачак “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.
Конференциядә бүгенге көндә теоретик һәм гамәли яктан зур әһәмияткә ия булган лингвокультурология, телара багланышлар һәм тәрҗемә мәсьәләләре, этнопсихология һәм социология проблемалары белән шөгыльләнүчеләр катнашыр дип көтелә.
Конференциянең максаты:
- филология һәм культурология арасында нәтиҗәле диалог булдыру юлларын эзләү;
- филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләү;
- аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклау;
- югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны уртак проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашуга тарту.
Конференция эшендә түбәндәге юнәлешләрдә фикер алышулар уздырылачак:
- Тел, җәмгыять һәм мәдәният;
- Татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика;
- Тел һәм милли характер;
- Тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар;
- Фольклор теленең этник үзенчәлекләре;
- Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында дөнья сүрәтенең чагылышы;
- Югары һөнәри белем бирү һәм төбәк мәдәнияте;
- Тел берәмлекләренең этимологиясе һәм тарихы;
- Лексикография һәм фразеографиядә лингвокультурология проблемалары;
- Телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы;
- Иҗтимагый һәм мәдәни үсешнең телдә чагылышы;
- Әдәбият белеме һәм лингвокультурология;
- Телара багланышларда китапханә, музей һәм театрның роле һ.б.
Конференция кысаларында түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, тренинглар үткәрү планлаштырыла.
Конференциядә катнашучылар өчен мәдәни чаралар да (Казан буенча сәяхәт, тематик экскурцияләр, концерт, спектакль) каралган.
Конференция татар телендә үткәреләчәк.
Конференциядә катнашу өчен гаризаны һәм материалларны 15 апрельгә кадәр җибәрү сорала.
Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см поля калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1,5; сылтамалар текст эчендә квадрат җәяләрдә бирелә: [Зәкиев 2005: 67]. Файдаланылган әдәбият исемлеге текст ахырында алфавит тәртибендә языла. Текст эчендәге тел материалы, мисаллар бары тик курсив белән генә аерылырга тиеш. Материалның күләме 2-3 бит.
Конференция башланганчы материалларны җыентык итеп чыгару күздә тотыла. Җыентыклар конференция эшендә турыдан-туры катнашучыларга бушка биреләчәк.
Юл һәм башка чыгымнарны конференциядә катнашучылар үзләре яки юллаган уку йорты күтәрә.
Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була.
Хатлар өчен адрес: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, ТДГПУ, гомуми һәм чагыштырма тел белеме кафедрасына (конференциягә).
Электрон адрес: sirinasharaf2008@mail.ru
Контактлар өчен телефон: (843) 2926831
Кушымта 1
Гариза үрнәге
Конференциядә катнашырга теләүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
Адрес, телефон, е- mail
Уку йортының һәм факультетның тулы исеме
Докладның темасы
Секция эшендә катнашу формасы (доклад белән, тыңлаучы буларак)
Секциядә доклад ясаганда техник чаралар кирәк булачакмы? (ниндиләр?)
Яшәү өчен кайда урнашырга телисез?
(студентлар тулай торагы, кунакханә)
Кушымта 2
ТАТАР ФРАЗЕОЛОГИЗМНАРЫНДА ТУГАНЛЫК АТАМАЛАРЫ
Хөсәенова Г., Казан педагогия көллияте,
Фәнни җитәкче: өлкән укытучы Гәрәева Г.Ф.
Татар фразеологизмнары телебезнең лексик байлыгын өйрәнү өчен кыйммәтле материал бирәләр. Аларда лексиканың төрле катламнарына караган берәмлекләрне табарга була........
Әдәбият
Сафиуллина, Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология: югары уку йортлары студентлары өчен / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 1999. – 288 б.
Чыганак: http://tggpu.ru/tt