Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Ресурслар каталогы
» Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар
Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар
root
17 Март, 2010 - 22:42
Ресурс авторы:
Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Умнова Лилия Ивановна
Тест
Татар теле (татар мәктәбе)
Фикерләр
Кунак
6 Июль, 2010 - 13:06
Permalink
Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар
root
7 Июль, 2010 - 12:53
Permalink
Ничек эзләргә...
Ресурслар бүлегенә (http://belem.ru/resources) керәсез. Анда һәр ресурс турында кыскача аннотацияләр исемлеге бирелгән. Һәр ресурсның аскы өлешендә аның кайсы категориягә керүе күрсәтелгән. Үзегезне кызыксындырган категория исеменә (сезнең очракта - Татар теле яисә Татар әдәбияты) басып, экранга шул категориядәге ресурсларны гына сората аласыз.
Порталда эзләү мөмкинлеге булдырылган. Моның өчен порталның төп битендә яисә ресурслар битендә Эзләү юлы бар. Порталда теркәлмәгән кулланучылар билгеле бер сүзләрне соратып кына эзли алалар. Теркәлеп, авторизация үтеп (теркәлгәндә күрсәткән логин һәм серсүзне язып) порталга кергән кулланучылар җентекләп эзли алалар (ягъни категорияләр һ.б. параметрлар буенча).
Порталда бирелгән ресурсларның күбесе - аерым дәрес планнары. Барлык ресурслар да укытучыларыбызның хезмәт җимешләре. Порталда ресурсларның арта баруы күпчелек алар биргән ресурслар белән тулылана. Шул рәвешле ресурслар уртаклашып, укытучылар бер-берсенә ярдәм күрсәтә, шул ук вакытта үзен һәм үзенең хезмәтләрен таныта ала. Белем.руда басылган ресурслар татар теле һәм әдәбияты буенча категорияне күтәрү вакытында Татарстан Республикасы кысаларында фәнни хезмәт булып исәпкә алына. Ресурсларны урнаштыру өчен укытучылардан түләү алынмый.
Ринат әфәнде! Үзегезнең ресурслар белән уртаклашып, Сез дә Белем.ру ресурслар базасын баета, татар телендә белем бирүчеләр белән фикер алышып яши аласыз.
Тематик планнар белән уртаклашучылар әлегә юк дәрәҗәсендә. Сезнең тәкъдим фикерләрегезне укыган кешеләр күрше республикада татар телен үстерү өстендә эшләүче мөгаллим - сезнең өчен ярдәм кулын сузарлар, тематик планнар белән уртаклашырлар дип ышанып калабыз.
Кунак
6 Сентябрь, 2010 - 22:20
Permalink
Рәхмәт
Бик әйбәт эшлисез,олы рәхмәтләребезне белдерәбез.Фәнүзә
Халима
11 Апрель, 2011 - 21:21
Permalink
Тестларыгызны карадым,
Тестларыгызны карадым, рәхмәт.Алар һәрвакыт дәрестә кирәк.Мин дә үз дәрес планын җибәрәм.
Кунак
11 Апрель, 2011 - 23:36
Permalink
Хаталарыгыз бар. Беренчедән,
Хаталарыгыз бар. Беренчедән, тест биремнәренең эчтәлегендә. Мәсәлән, исем предметның исемен һәм затын белдерми, предметлык мәгънәсен белдерә; сыйфат дәрәҗәләрен категория дип биргәнсез, ә алар - категория түгел, һ.б.
Икенчедән, тест төзелешендә. Һәр тест 3 компоненттан тора: инструкция, бирем, җавап. Стандартка туры килгән тест биреме түбәндәгечә була:
1. Дөрес җавапны түгәрәкләп алыгыз:
Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә?
А) Предметның исәбен;
Ә) Предметлык мәгънәсен;
Б) Эш яки хәлнең билгесен;
В) Предмет исемен hәм затын.
Һәм 3нче килеп җитмәгән як - тест биремнәренең бер төрле булуы. Бу исә белемнәрне ныклап тикшерүгә киртә булып тора, чөнки җавап сайлап алу тибындагы биремнәрне иң начар укучы да интуициягә нигезләнеп дөрес итеп эшләп чыга ала.