Татар мәгарифе порталы
17 нче февраль көнне Яшел Үзән Муниципаль районында үзенчәлекле ярышлар узды. Районның мәктәп ашханәләрендә пешекчеләр аш-суда осталыкларын исбатладылар. Гомуми белем бирү мәгариф оешмаларының ашчылары өчен уздырылган беренче бәйге иде бу.
Бәйгене аш-су осталыгын камилләштерү, пешекче һөнәренең абруен һәм укучыларга хезмәт күрсәтү культурасын үстерү максатыннан уздырганнар.
Мәҗбүри программа салат, икенче аш һәм ботка пешерүдән гыйбарәт була. Мәктәп ашханәләре коллективлары банкет ашларын тәкъдим итә.
Иҗади эшләргә бәяне җәмәгать туклану оешмлары һәм Яшел Үзән шәһәре кулланучыларның хокукларын саклау комитеты вәкилләре бирә. Игътибарны алар аеруча ризыкның әзерләнү технологиясенә, санитар таләпләр һәм кагыйдәләрнең үтәлешенә, аш-суның эстетик бизәләшенә, катнашучының үз-үзен тотышына һәм тышкы кыяфәтенә юнәлтәләр.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, I урын 14 нче лицей пешекчесе Н.Р.Нуриевага бирелә. II урын 9 нчы лицей аш-су остасы Ф.Т. Кәримовада. III урынга 15 нче урта мәктәп ашчысы Е.Е.Егорова лаек була. Банкет-өстәлләр әзерләүдә 5 нче гимназиянең ашчылар коллективына тиңнәр булмый. II урын 15 нче урта мәктәптә, III урын 1 нче лицейда.
Бәйге оештыручылар ярышны ел саен уздырырга карар кыла.