Татар мәгарифе порталы
15 Февраль, 2010 - 10:48
Россия югары уку йортларында читтән торып уку бүлекләрен ябып бетерәчәкләр, дигән имеш-мимешләр йөри. Мондый сүзләргә сәбәп тә юк түгел. Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры 2010 елда укуның бу төр формасына абитуриентлар бөтенләй кабул ителмәячәк дип белдергән иде. Янәсе “совет чоры мирасы”ннан котылырга вакыт җиткән.
Ләкин Мәгариф буенча Федераль агентлык җитәкчесе Николай Булаев фикеренчә, Россия югары уку йортларына әлеге формадан баш тартырга иртәрәк әле. Кризис шартларында читтән торып белем алуга аеруча ихтыяҗ зур. Николай Булаев китергән саннар буенча, алдагы ел белән чагыштырганда, 2009-2010 уку елында 345 югары уку йортының 344ендә читтән торып уку бүлегенә студентлар күбрәк килгән.
— Кешеләр эш урыннары була торып, яңа белгечлек алырга яисә квалификация алыштырырга тели. Бу планнарны нәкъ менә читтән торып уку бүлекләре тормышка ашырырга булыша, - дип ассызыклый Булаев.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2008-2009 уку елында читтән торып уку бүлекләрендә барлыгы 3 млн 540 мең студент белем алган. Россия югары уку йортларында белем алучы студентларның гомуми саны исә 7 млн 500 меңгә тигез.