Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Фәннәр Академиясендә узган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе 2009 елда мәгариф өлкәсендә шактый гына эшләр эшләнгәнен, бу өлкәдә уңай үзгәрешләр булуын күрсәтте. Министрлыкның эшчәнлеге турында төп чыгышны аның җитәкчесе Альберт Гыйльметдинов ясады.
Чыгыштагы саннарга караганда, Татарстан Республикасында 5396 белем бирү учрежениесе бар, анда 835792 укучы белем ала. Бу бик җитди саннар. Әлеге санда балаларга белем бирү өчен төпле белемле, тәрбиягә өйрәтүче һәм лидер сыйфатларына ия укытучылар эшләргә тиеш. Белем һәм компетенциягә өстәп лидерлык сыйфатларын да ныгытырга кирәк, дип белдерде ул.
Аттестация үткән вакытта укытучылар бердәм дәүләт имтиханнарын да биреп карый икән. 2009 елда үткәрелгән әлеге эксперимент укытучыларны бераз уйландырган, география укытучылары исә имтиханны аеруча начар тапшырган булган.
"Белемнәр искерә бара, аларны гел яңартып торырга, компетент булырга кирәк", дип белдерде министр.
Альберт Гыйльметдинов фикеренчә, укытучылар компьютерда текстны күз йомып та җыя белергә тиешләр, моның үз методикасы бар. Компьютерда фикерен белерергә теләгән чакта укытучылар һәм укучылар кайсы төймәгә басасын уйлап утырырга тиеш түгелләр, ди министр. Әлеге методика буенча 2009 елда 14 эксперименталь мәктәптә 536 укучы бу курсларны үткәннәр дә инде.
Министр республика укытучыларында белемле балалар үстерә алу потенциалы югары булуын ассызыклый. 2009 елда олимпиададагы нәтиҗәләр буенча республика өченче урында булган! Әмма шул ук вакытта, урта кул укытучыларның белем бирү дәрәҗәсе ил буенча бераз түбәнрәк. 2009 елда техник вузларга укырга кергән күпчелек абитуриентларның БДИ буенча белемнәре "2", "3" билгеләренә генә тарткан. Шундый балалар 4-5 елдан производствога килеп эшкә тотыначак. Яңа технологияләр заманында андый балалар конкурентлыкка сәләтле булырлармы? Әлбәттә, бу сораулар уйландыра.
Укытучы елында укытучыга йөз белән борылыр вакыт. 2010 елда "Россия Федерациясе мәгарифе турында" федераль законы да гамәлгә керү көтелә. Җиң сызганып эшләргә, законның камил булуында өлеш кертергә кирәк булуы һәркемгә билгеле. Республикабыз үзенчәлекле, анда рус һәм татарлардан тыш күп кенә башка милләт балалары да белем ала. Татар теле һәм башка телләр закон тарафыннан яклау гына табырга тиеш.
Коллегия кысаларында мәгълүматлаштыру өлкәсендә булган планнар, дистанцион укыту мәсьәләләре күтәрелде. Мәгариф өлкәсендә стратегия буенча мәктәп директоры һәм укытучы күзлегеннән чыгып фикер йөртелде, балаларның тәрбиясенә һәм әхлагына зур игътибар бирү кирәк булуы да әйтеп үтелде.
Коллегия ахырында сүз республикабызның Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка бирелде. Ул үз чыгышында мәгариф өлкәсендә уңай үзгәрешләр булуын ассызыклады, укытучыларга үз ихтирамын белдерде, министрлык тәкъдим иткән планнарның яклау табачагын, киләчәктә укытучыларны тиешле техник мөмкинлекләр (ноутбук, интернет һ.б.) белән тәэмин итү алып барылачагын раслады.
Коллегия мәгариф өлкәсендә уңышлар казанган хезмәткәрләрне тәбрикләү белән тәмамланды.