Татар мәгарифе порталы
Әйе, ялгыш укымыйсыз. Рөстәм Миннеханов һәр педагогны ноутбук белән тәэмин итәргә кирәк, дип саный.
Татарстан Республикасында Укытучы Елы кысаларында моңарчы тиңнәр булмаган, амбициоз “Укытучы Елында – һәр укытучыга ноутбук” дигән проект старт ала. Аңлашыла ки, проект буенча республика мәктәпләрендә эшләүче һәр укытучыга ноутбук бирелергә тиеш. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Премьер-министр Рөстәм Миннеханов хәбәр итте.
Бүгенге көн шартларында яңа технологияләр, мәгълүматлаштыру чараларын кулланмыйча гына мөгаллим үз өстенә йөкләнгән бурычларны тиешенчә үти алмый, дип саный Хөкүмәт башлыгы. “Без шуны аңларга тиеш: компьютер сыйныфлары булу гына җитми, эш инструменты буларак һәр укытучыда шәхси ноутбук та булырга тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миннеханов. – Быелдан әлеге программаны тормышка ашыру эшен башлыйбыз”.
Татарстан Республикасының Мәгълмүмати технологияләр Үзәге җитәкчесе Николай Никифоров ачыклап узуынча, “Укытучы Елында – һәр укытучыга ноутбук” проектын җиренә җиткерү өчен 450 миллион сум тирәсе акча кирәк булачак. Бу юнәлештә федераль бюджеттан финанс алу мөмкинлеге да бар икән.
Фикерләр
Кунак
31 Март, 2010 - 14:24
Permalink
Без дә бу фикер белән
Без дә бу фикер белән килешәбез. Эш инструменты буларак һәр укытучының шәхси ноутбугы булса бик яхшы булыр иде.