Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда якын арада Татар физик культура, спорт һәм туризм академиясе дигән яңа уку йорты ачылачак. Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе Яр Чаллы шәһәреннән башкалага күчерелеп, шулай үзгәреш кичерәчәк.
Тиешле карар Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Россия Федерациясенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы килешүе буенча кабул ителгән инде. Бу турыда кичә ведомство коллегиясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев хәбәр итте.
«Яңа укыту-лаборотория корпусын төзү турындагы килешүне исәпкә алганда, әлеге уку йорты иң заманча материаль-техник базага, шул исәптән Универсиада-2013 авылы нигезендә салынган тулайторакка, спорт биналарына, Спорт медицинасы үзәге хезмәтләренә ия булачак», диде Марат Бариев.
Яңа уку йорты Казанның нинди районында урнашачак соң? Министр сүзләренә караганда, төзелеш өчен ике вариант бар. Бер мәйдан Универсиада авылы янында, икенчесе “Азино” микрорайонында урнашкан. Төзелеш эшләрен инде быел ук башларга планлаштыралар. Яңасы төзелгәнче, уку йорты өчен вакытлыча алмаш бина эзләячәкләр.
Бүгенге көндә уку йортында белем алучы студентлар Казанга күчеп килергә, яисә Яр Чаллы шәһәрендә ачылачак филиалда укырга мөмкин.
Марат Бариев яңа уку йортының, материаль-техник база ягыннан, Россиядә генә түгел, Европада да тиңнәр юк академиягә әвереләчәгенә ышана. Хәзерге вакытта исә көчле педагогик коллектив тупларга кирәк. Моның өчен Россиянең башка регионнарыннан һәм чит илдән дә белгечләрләр чакырырга әзерләнәләр.