Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген интернет челтәрендә яңа бәйге старт алды. "Белем җәүһәрләре – 2010" дип аталучы әлеге I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган һәм мәгариф өлкәсе белән бәйле булган барлык интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Бәйгедә барлыгы 7 номинация:
"Укытучы – җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә багышланган яисә укытучының үз эшчәнлегенә багышлап үзе ясаган интернет-ресурслар катнашалар.
"Укучы – җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучылар ясаган һәм белем алу белән бәйле булган үз эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.
"Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә фәнни өлкәдә билгеле бер темага багышланган, үз эзләнүләрен дә керткән интернет-ресурслар катнашалар.
"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.
"Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем бирүче мәктәп тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.
"Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта, югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнашалар.
"Белемле гаилә – нур чәчүче җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә бердәм гаилә ясаган, интернет-кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнашалар.
Конкурс http://konkurs.belem.ru адресы буенча урнашкан.
Фикерләр
Ильфар
6 Февраль, 2010 - 13:01
Permalink
Шәп
Оештыручыларга Афәрин!!! Номинацияләр дә яхшы.