Татар мәгарифе порталы
Республикабызда “Дөрес туклану турында сөйләшү” мәгариф программасын тормышка ашыру буенча семинар-киңәшмәдә алдагы программа авторларының берсе, Россия Фәннәр академиясенең Яшь физиологиясе институты өлкән фәнни хезмәткәре Т.А. Филиппова да катнашты.
Бездә бу программа 2000 елдан алып тормышка ашырыла. Беренче елларны “Дөрес туклану турында сөйләшү” мәгариф программасы нигезендә 2 мең мәктәп укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белем алса, 2009/2010 ел мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә әлеге сан 7 меңгә җиткән.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Т.А. Филиппова программаны тормышка ашыруда яңа юнәлешләр, 1 нче модуль эш дәфтәрләренең яңа формасы турында сөйләгән. Семинар барышында шул ачыклана, педагоглар программаның табигать белеме циклына караган темаларын күбрәк куллана. Әйтик, “Табигать белеме”, “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” һ.б. Мәгариф программасын тормышка ашыру өчен үз тематик планнарын булдыручылар да юк түгел. Мисал өчен, “Туклануда милли традицияләр”, “Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”. Узган елларның укыту тәҗрибәсе программа темаларының география, рәсем дәресләрендә, тотлыга торган балалар белән эшләүдә дә кулланыла алуын дәлилли.
Семинар кысаларында мәгариф программасы авторы Т.А. Филиппова Казан шәһәре Яңа Савин районының 9 нчы мәктәбендә кунакта була. Билгеле булганча, 2009 елда мәктәп “Укучыларның туклануын оештыруда иң яхшы мәктәп ашханәсе” Республикакүләм бәйгесе призеры булган иде. Өстәвенә, биредә мөгаллимнәр “Дөрес туклану турында сөйләшү” программасын да уңышлы тормышка ашыра.