Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел хөкүмәттән Халыкара туган тел көнен үткәрегез дигән махсус имзаланган күрсәтмә булмаячак. Билгеле булганча, дөньяда әлеге көн 21 февральдә үткәрелә.
Татарстан хөкүмәтенең республика халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Фирая Шәйхиева сүзләренчә, элекке елларда һәр районга Халыкара туган тел көнен үткәрү кирәклеген искәргән хатлар җибәрелгән булган.
“Быел без бу эшне алардан хат килде дип әйтмәсеннәр өчен, муниципаль берәмлекләр үзләре оештыру юлларын тапсыннар дип уйладык. Дистә ел узган. Әлеге гомер эчендә ул Татарстан җирендә күз йомып та эшләнә торган эш булырга тиеш. Муниципаль берәмлекләргә, министрлыкларга менә премьер исеменнән хат килде, әйдәгез эшлик дип утырырга түгел, ә җитәкчеләр безнең бу икмәгебез, бу безнең эшебез дип уйларга һәм күрсәтмәләрдән башка да эшләргә тиеш”, ди Шәйхиева.
Аның сүзләренчә, әлеге Халыкара көн узгач аңа игътибар бирмәгәннәр каты тәнкыйтьләнәчәк. Дөрес, бу арада төрле оешмалар туган тел көнендә нәрсәләр үткәрергә җыенуларын хөкүмәткә хәбәр итә башлаган. Тәкъдимнәрне 5 февральгә кадәр җыячаклар.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы әле яңа гына 5нчедән алып 11 нче сыйныфка кадәр электрон “Татар теле” дәреслеге чыгарган. Әлеге дәреслекне Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт гуманитар педагогия университеты галимнәре эшләгән. Фирая Шәйхиева сүзләренчә, электрон дәреслекне тәкъдим итү дә Халыкара туган тел көне уңаеннан үткәреләчәк чаралар эчендә булачак.
Дөнья татар яшьләре форумы башлыгы Руслан Айсин әйтүенчә, быел да “Мин татарча сөйләшәм” акциясе нәкъ 21 февраль көнне башланып китәчәк. Чарага йомгак 26 апрельдә - Тукай туган көндә ясалачак. Мәктәпләр һәм уку йортлары арасында төрле бәйгеләр, ике телдә (урысча һәм татарча) элмә такта куймаучылар, татар телен онытып бары тик урыс телендә генә хезмәт күрсәтүчеләр исемлеге дә булдырылачак. “Мин татарча сөйләшәм” Русиянең күпләгән шәһәрләрендә үткәрелер дип көтелә. Һәм төп чаралар җанисәп алуга багышланачак.
Татар яшьләре форумы вәкилләре үзләре Халыкара туган тел көнен Уфада каршыларга җыена. Башкорт яшьләре белән бергә туган тел көненә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтәчәк. “Безнең проблемнар уртак: телне югалтабыз, урыслаштыру бара, глобальләшү куркынычы яный”, ди Руслан Айсин.
Аның әйтүенчә, татарстаннар Уфадагы татар хәрәкәтендә катнашучы яшьләр белән дә очрашачаклар.
Казандагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбе мөдире Майя Хухунашвили Русиянең бер генә төбәгендә дә Татарстандагы кебек милли телләргә зур игътибар юк дип белдерә. Тик менә кайберәүләр булган мөмкинлекне дә куллана белми. 1995 елдан бирле эшли торган 17 телдә белем бирүче якшәмбе мәктәбендә ана телләрен онытмасыннар, өйрәнсеннәр дип төрле сыйныфлар эшли. Монда 425 укучының 300е генә мәктәп укучысы, калганы өлкәннәр. Хәтта таҗик, үзбәк һәм вьетнам сыйныфлары да ачкан булганнар. Тик укырга теләк белдерүче генә юк икән.
Чыганак: www.azatliq.org
Фикерләр
Сылу
3 Февраль, 2010 - 16:59
Permalink
Мәгълүмат өчен
Сез фотода күргән ЭЛЕКТРОН ДӘРЕСЛЕКНЕ Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән "Белем.ру" Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшләде.