Татар мәгарифе порталы
19 Март, 2008 - 12:13
Рособрнадзор әдәбиятны бердәм дәүләт имтиханнарының мәҗбүри фәннәр исемлегеннән сызып ташлады. Бу турыда идәрә рәисе Виктор Болотовка сылтама биреп ИТАР-ТАСС хәбәр итә.
“Быел без әдәбиятны сайлау фәне буларак билгеләдек. Уйлавымча, хатка шундый нигезләмә белән Мәгариф һәм фән министрлыгында кул куелыр”, - дип әйткән Болотов “Интерфакс”ка. Аның сүзләренә караганда, быел әдәбияттан имтихан сорауларын җаваплары күрсәтелгән тест өлеше алып тормаячак.
БДИ биремнәренең вариантлары кабатланмаячак. Һәр имтихан тапшыручыга индивидуаль вариант биреләчәк.
Моннан тыш, өлешчә “плюс бер балл” системасы кертелергә мөмкин. Аның буенча, әгәр укучы БДИ фәненнән икеле ала калса, аттестатка өчле билгесе төшәчәк. Әлеге практика 2008 нче елда математика, рус теле һәм әдәбияты фәннәренә генә сакланачак.
Тагын бер яңалык: әлеге дисциплина буенча, математика фәне профиль булмаган мәктәпләргә үзләренә БДИ билгесенең шкаласын куярга рөхсәт бирелгән, дип яза Lenta.ru. Димәк, татар телендә белем алучы балаларның рус теле буенча белемнәре аерым шкала буенча карала ала.
Шулай ук, Федерациянең субъектлары бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару хокукын алдылар. Ә бу исә, сорауларны карау вакытын кыскартачак һәм укучыга БДИны кабат биреп карау мөмкинчелеген бирәчәк.
Ике фәнне укучылар элеккечә тапшырачаклар, ә калганнары алар карамагында калачак.
2008нче елда БДИ тапшыру 16 нчы майдан башланачак. Беренче имтихан – чит тел.