Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алучыларның "Алгарыш” форумы булып узды. Форумның пленар утырышында Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, министрлык һәм идарә җитәкчеләре, вуз җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев үзенең сәламләвендә, “Алгарыш”ны нәкъ менә Татарстан Респуликасының фәнни үсешен торгызу өчен каралганын билгеләп үткән. Министр фикеренчә, фән – җәмгыять үсешенең хәлиткеч көче.
“Сез Татарстан потенциалын лаек булырлык демонстрация ясаучы көч булырга тиешсез. Без үзебезнең яшьләрдә ышанабыз”, - дип ул программаның чыгарылыш укучыларына һәм грант соискательләренә мөрәҗәгать итте. Ассызыклап үтәргә кирәк, Татарстанның меңгә якын гражданы — студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, укытучылар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр һ.б. 2 елда “Алгарыш” чыгарылышлары булганнар.
Программаның чыгарылышлары президиумның вәкилләре һәм форумда катнашучылар алдында докладлар белән чыгыш ясадылар. Алар, өлешчә, АКШ белән Бөекбританиядә югары мәгариф үсеше, чит ил вузларындагы заманча технологияләр, электрон укыту һәм Россия вузларындагы стажировка тәҗрибәләре турында сөйләгәннәр.
Форумга нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ишеткәннәрдән канәгать булуын әйткән: “Бик кызыклы докладлар ишетелде. Миңа бик ошады”. Гомумән, Премьер-министр “Алгарыш” программасын гамәлгә ашыруны югары бәяләде.
“Безнең республикада, иң мөһиме, интеллект бар. Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә татарстанлылар үзләренең сәләтләрен ача һәм яңа белемнәр ала алалар. Сезнең ярдәм белән без үзебезнең мәгариф системасын үзгәртә алачакбыз”, - ди белдергән Р.Миңнеханов “Алгарыш” программасын узучыларга.
“Алгарыш” программасы Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм Республиканың Дәүләт Советы ярдәмендә алга таба дә үсәчәк”, - диде Премьер-министр.
«Татар-информ»
- Караулар саны: 2718
- Бастыру