Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хәзерге вакытта балаларның яртысының диярлек сәламәтлеге какшаган хәлдә, 14 яшьтәге үсмерләрнең өчтән ике өлеше хроник авыруларга ия, чыгарылыш сыйныф укучыларының нибары 10 проценты гына корычтай нык сәламәтлеге белән мактана ала икән. Мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләр бу котычкыч саннарга игътибарсыз калмый. Әлеге вәзгыятьне яхшы якка үзгәртү максатыннан төрле чаралар күрелә. 2000 елдан Россиядә «Сәламәтлекне ныгытуда ярдәм күрсәтүче мәктәпләр» хәрәкәте үсеш ала. Бүген илебезнең мәгариф системасында 3 меңнән артык «сәламәтлек мәктәпләре» эшләп килә. Аларда балаларның сәламәтлеген саклап калу һәм ныгыту өчен тиешле чаралар тудырылган.
2008 елдан «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында, 21 төбәктә мәктәптә балаларның туклануын оештыруны яхшырту буенча эксперименталь проект тормышка ашырыла башлады. 2009 елда бу максатларга 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Әгәр дә элек кайнар ризык белән балаларның нибары 76 проценты тукланса, бүген экспериментта катнашучы мәктәп укучыларының 100 проценты ике тапкыр җылы азык белән тәэмин ителә.
Шушы көннәрдә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән тагын бер яңа проект кертү ниятен белдерде. Белгечләр мәктәп укучысының сәламәтлек паспортын эшләгән.
«Без бик мөһим проект башлыйбыз. Мәктәп укучысының сәламәтлек паспорты – баланың сәламәтлеге, аның физик үсеше, психо-эмоциональ торышы, еллык диспансеризация нәтиҗәләре, прививкалар турындагы барлык мәгълъматны тупларга мөмкинлек бирүче комплекслы документ», - дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балаларны социаль яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәте департаменты директоры Анна Левитская.
Бу паспортка баланың физиологик үзенчәлекләре, ул кичергән авырулар, гаилә, өлгереше һәм шәхси уңышлары турындагы мәгълъматлар кертелер дип планлаштырыла. Паспортны бала әти-әнисе, укытучылары, медицина хезмәткәрләре, психологлар белән бергә тутырачак. Аерым игътибар баланың көн тәртибенә биреләчәк. Әйтик, өй эшен хәзерләүгә күпме вакыт сарыф ителә, телевизор карау, компьютер уйнау күпме вакытны ала кебек мәсьәләләр ачыкланачак.
«Әлеге проект яшь буында үз сәламәтлегенә җитди мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итәргә тиеш. Бала кече яшьтән үк сәламәтлекнең туганнан ук гомергә бирелмәвен, аны гомер буе сакларга һәм ныгытырга кирәклеген аңларга тиеш. Бу сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын тәрбияләүне күздә тота, - дип билгели Анна Левитская. - Без сәламәтлек паспортының дөрес көн тәртибен оештыруга, физкультура дәресләрендәге йөкләнешләрне, баланың туклану рационын, хәрәкәт активлыгы тәэмин ителешен контрольдә тоту өчен тагын бер стимул булыр дип ышанабыз».
Паспорт – ул үзмаксат түгел, ул аерым мәктәп укучыларының психо-физиологик статусын билгеләү өчен генә каралмаган. Һәр мәктәпнең һәр сыйныфында балаларның сәламәтлеген бәяләү илдәге балалар сәламәтлеге торышы мониторингын гамәлгә ашырырга, белем бирү шартларына, балаларның ялына һәм сәламәтләндерүенә кирәкле үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирәчәк. Якындагы ике елда сәламәтлек паспортын һәр Россия укучысына булдырырга ниятлиләр.
Чыганак: www.intertat.ru