Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » МӘСКӘҮ: Татар телен һәр дәрестә укыту кирәк
Сылу
17 Ноябрь, 2009 - 16:52

МӘСКӘҮ: Татар телен һәр дәрестә укыту кирәк

Мәскәүнең 1186-нчы татар этномәдәни юнәлешендә укытучы мәктәптә татар теле укытучыларының төбәкара семинары узды.

Ике көн дәвамында барган семинар «Күптеллек даирәсендә татар телен укытуда этномәдәни белем бирүнең актуаль проблемалары» дип аталган иде. Бу фәнни-гамәли семинарда катнашучылар Татарстан, Башкортстан, Самар, Сембер, Оренбур, Чувашстаннан килгән иделәр. Һәм Татарстанның Әлмәт, Чаллы, Казан шәһәрләреннән үзләре дәреслекләр язган укытучылар белән бергә Питрәч районының Шәле авылы укытучысы да, Мәскәү мәктәпләреннән дә укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.

Татар телен укыту мәсьәләсен семинар итеп күтәрергә кем тәкъдим итте дигәнгә, семинар узган 1186-нчы мәктәп мөдире Лемма Гирфанова: «Үзебез тәкъдим иттек. Татарстан мәгариф министрлыгы безнең тәкъдимне күтәреп алды. Бездә бу яктан байтак кына тәҗрибә дә тупланган. Үзебезнең эшләрне дә күрсәтәсебез килде», диде Лемма Гирфанова.

Татарстан министрлыгы семинарны хуплап кына калмаган, катнашучыларның һәрберсенә таратырлык итеп бүләкләрен дә алып килгән. Анда татар теле программалары, дәреслекләр, Гаяз Исхакый, Риза Фәхретдингә багышланган DVD язмалар һәм башка төрле әсбаплар да бар иде.

Семинарда шулай ук Татарстанның мәгариф министрлыгы вәкилләреннән башка, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстанның вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Мәскәү милли мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин, шулай ук Федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов та катнашты.

Дәүләт Думасы депутаты буларак Илдар Гыйльметдинов, депутатлар тарафыннан Мәгариф стандарты турындагы 309 канунга үзгәрешләр кертү өстендә эш барганын да, Федераль автономиянең төбәкләрдә татар телен үстерер өчен нинди эшчәнлек алып баруларын да һәм Европаның телләр хартиясе канунын Россиядә өлешчә булса да гамәлгә кертү турындагы эшчәнлек хакында сөйләде.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән килгән 5 гуманитар гимназия директоры Гөлнара Морзагалиева һәм аның урынбасары, татар теле укытучысы Зилә Нагаева бу семинардан бик канәгатъ калганнарын белдерделәр. Мәктәпләрендә татар теле укытылуның торышы турында болай диделәр:

«Безнең мәктәптә укучыларның 90% татар телен өйрәнә. Барысы да түгел. Әти-әниләрдән тора. Алар өйрәнүгә каршы килеп гариза язсалар, аларның балалары татар телен өйрәнми. Бездә башкорт телен генә 100% укучылар өйрәнә. Ничек кенә булмасын без 309 канунның тәэсирен сизмибез. Элек ничек өйрәткән булсак, татар телен быел да шулай өйрәтәбез. Атнасына 3 сәгатъ бирелгән», диде Зилә Нагаева.

Ә инде семинар барган 1186 мәктәп аларга бик нык охшаган. Шул тикле киңлек, иркенлек, матурлык! Шатлыктан хәтта күзләребезгә яшьләр килде, диделәр алар.

Семинар барышында 1186 мәктәп укытучылары, татар теле дәресләреннән башка да татар телен өйрәтү ысуллары белән таныштырдылар. Мәсәлән: җыр, бию, кул эше, хезмәт, көрәш дәресләрендә, шулай ук озын көн программасында да татарча сөйләшү татар телен куллану күз алдында тотыла, диделәр алар.

Җыр укытучысы Гузәл Басыйрова «Музыка дәресләрендә туган телгә мәхәббәт уяту» дигән темага мастер класс та уздырды. 6 класс укучылары күп кенә җырларны берләштергән җырлар тезмәсен башкардылар. Семинарның беренче көне 1186-нче санлы мәктәп укытучылары тарафыннан әзерләнгән «Каз өмәсе» дигән сәхнәләштергән уен белән тәмамланды. Ә инде 17 ноябрьдә, алар Мәскәүнең мәдәни үзәгендә булдылар, семинардан соң аларның барысын да Владимир Высоцкий уйнаган Таганкадага театрга экскурсиягә алып бардылар.

Шулай итеп, Мәскәүнең этномәдәни юнәлешендә эшләгән мәктәбендә Татарстан, Башкортстан һәм күп төбәкләрдән килгән татар теле укытучылары катнашында татар телен укытуда актуаль мәсьәләләр турында семинар узды. Алар татар телен ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә түгел, башка дәресләрдә өйрәнергә мөмкин, моның өчен бары тик теләк кенә кирәк дигән фикерләрен белдерделәр.

Бу сүзләрнең дөреслеген исбатлап 1186-нчы мәктәп укытучылары мастер класслар да уздырды. Фикер алышулардан соң Һәм семинар ахырында махсус резолюция дә кабул ителде. Төп тәкъдимнәр Россиянең мәгариф министрлыгы исеменә. Биш мәддәдән торган тәкъдимдә туган телне өйрәтер өчен интерактив методик әсбаплар чыгару, дәреслекләр әзерләүне тизләтү һәм башка тәкъдимнәр дә бар.

Милли мәдәни мохтариятлар, Россиянең төбәкләрдәге мәгариф идарәләренә дә татар телен өйрәтүне җәелдерү турында үз тәкъдимнәрен яза семинарда катнашучылар. Һәм соңгы тәкъдим итеп алар мондый семинарлар даими булырга тиеш дигән теләкне белдергән.

Чыганак: www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 2560
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дәресе
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2014) ресурслар
Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дә...
Гибасева Эльмира Мансур кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 4 нче диск
10 249 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы. Тоташ күңелсезлекләр
33 320 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Зилина Хуснуллина сурәте
Зилина Хуснуллина
yakupovva сурәте
yakupovva
garaeva.kamilya@mail.ru сурәте
garaeva.kamilya...

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑