Татар мәгарифе порталы
Тиздән Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты үзенең чираттагы юбилеен – факультетка нигез салынуга 20 ел тулуын билгеләп үтәчәк. Тантаналы чара 3 нче ноябрьгә планлаштырылган. Кунакларны “Казан” милли мәдәни үзәге Актлар залында сәгать 18:00дә көтеп калалар.
Тарихка күз салсак, КДУ советының киңәйтелгән утырышы кабул иткән карары нигезендә, 1989 елны филология факультетының 1944 елда барлыкка килгән татар теле һәм әдәбияты бүлеге базасында яңа факультет ачалар. Аны татар филологиясе, тарих һәм шәрыкъ телләре факультеты дип атыйлар. Ләкин университетта татар телен өйрәнә башлау тарихы тагын да иртәрәк даталарга бәйле. Уку йортына 1804 елда нигез салыну белән биредә шәрыкъ разряды була. Аның составында төрек һәм татар теле кафедралары эшләве мәгълүм.
Бүгенге көнгә әйләнеп кайтыйк. Чагыштырмача күптән түгел, 2000 елда шәрыкъ телләре кафедрасы факультеттан бүленеп чыгып, аерым Шәрыкъне өйрәнү Институты барлыкка килде.
Татар филологиясе һәм тарихы факультеты исә инде 20 ел эшли һәм үз кыйбласына тугры кала. Бүген ул туган телдә югары белем бирүче эре үзәккә әверелде. Факультетны тәмамлаган белгечләр республикабызда гына түгел, Россиянең башка регионнарында һәм хәтта чит илләрдә туган телне өйрәтүгә, җәелдерүгә һәм үстерүгә ярдәм итә.