Татар мәгарифе порталы
27 нче сентябрь-3 нче октябрь көннәрендә Россиянең төньяк башкаласы Санкт-Петербург ЮНЕСКО тарафыннан уздырылган “Олыларның мәгариф атнасы-2009” акциясе кысаларында Халыкара “Матур мәктәп-2009” бәйгесе уздыру мәйданына әверелде.
Чараның максаты: белем алучы җәмгыять булдыруда мәгариф оешмаларының җирле гореф-гадәтләрне һәм мөмкинлекләрне өйрәнүен активлаштыру.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, бәйге өч номинациядә узган:
- Белем алуга теләк тәрбияләү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларында үзлектән белем алу күнекмәләрен булдыру.
- Мөгаллимнәрнең квалификациясен күтәрүдә төрле формалар.
- Мәктәпнең үз регионында белем алучы җәмгыять булдыруда катнашуы.
Мактауга лаек факт – Татарстан Республикасы данын якларга барган барлык мәгариф оешмалары да призлы урыннар яулап кайткан.
“Белем алуга теләк тәрбияләү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларында үзлектән белем алу күнекмәләрен булдыру” номинациясендә Казан шәһәре Мәскәү районының 122 нче гимназиясе 1 урын, башкаланың Яңа Савин районы 103 нче урта мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе һәм 2 нче сәнгать мәктәбе 3 урын алалар. “Мәктәпнең үз регионында белем алучы җәмгыять булдыруда катнашуы” номинациясендә 2 урынга Казан шәһәре Совет районының 171 нче урта мәктәбе чыга.